Маяк
+21 °С
Болытлы
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
7 Май 2023, 05:21

Яу яланын батырларча үтә

Мирзасәлих Хисаметдинов 1920 нче елның 5 мартында Яңа Күктау авылында Зөһрә һәм Хисаметдин Хисаметдиновлар гаиләсендә өченче ул булып дөньяга килә.

Яу яланын батырларча үтәЯу яланын батырларча үтә
Яу яланын батырларча үтә

Мирзасәлих Хисаметдинов 1920 нче елның 5 мартында Яңа Күктау авылында Зөһрә һәм Хисаметдин Хисаметдиновлар гаиләсендә өченче ул булып дөньяга килә. Аңа 3 ай булганда әтисе Хисаметдин вафат була. Зөһрә апа әнисе белән өч улын тәрбияләп үстерә.

1941нче елда М.Хисаметдинов сугышка алына. Уфа шәһәре янындагы Алкинода хәрби өйрәнүләр үткәч, Сталинград сугышына керә. 1941-1943 елларда 999нчы укчылар полкында укчы-автоматчы булып хезмәт итә. 1943нче елда каты яра алгач, Новосибирск госпиталендә дәвалана. Савыккач янә фронтка китә. Сугышка барган юлда поезд Уфа шәһәренең тимер юл вокзалында 20 минутка туктый. Шул вакыт эчендә Мирзасәлих вокзал тукталышы янында яшәүче абыйсы Бәлләгыйтдин янына йөгереп барып, аннан әнисе хакында хәлләрен сораша.

Яу яланында батырлык күрсәткән яугир Берлинга кадәр барып җитә. Анда 570нче бүлекнең 19 нчы механизацияләнгән бригаданың мотоцикл батальоны разведка командиры була.

1945нче елның 9 маенда парадта катнашырга мөмкинлек туа. Әмма буй озынлыгы җитмәү сәбәпле, катнаша алмый.

Сугышчан батырлыклары өчен ветеран III дәрәҗә “Дан” ордены, “Батырлык өчен”, “Сталинградны саклаган өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

1946 елга тиклем Берлинда комендантның ярдәмчесе (адъютант) вазыйфасын башкара.

Сугыш тәмамлангач, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. 1946-1960 елларда колхозда ындыр табагы мөдире булып эшли. 1958 елда колхоз рәисе булып тәгаенләнгән Мөхтәсәр Хәсән улы Гайнуллин, Мирзасәлих Хисаметдин улының фидакарь хезмәт салуын күреп югары бәяли. Тик Мирзасәлих абыйга рәиснең “урлашу булмасын” дип кабат-кабат кисәтеп торуы күңеленә ятмый. Шуңа күрә, гариза язып бу эшеннән чыга һәм фермада терлекче булып тир түгә башлый. Соңыннан учетчик, аннары малларны ясалма орлыкландыручы итеп тәгаенлиләр үзен. Бу вазыйфада югары күрсәткечләргә ирешеп Башкортстан буенча беренче урынга чыга һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына ия була. Янә ферма мөдире вазыйфасына күтәрелеп, гомер буе биредә фидакарь хезмәт сала. Бераздан Яңа Күктау фермасының савым сыерларын Карабаш авылыныкы белән берләштерелә, Яңа Күктауда сарык фермасы гына кала. Анда да ул мөдирлек эшен алып бара.

Тормыш иптәше Сәйдә Шәрхәбдулла кызы белән 5 бала үстереп, зур тормыш юлына чыгаралар.

Мирзасәлих Хисаметдин улы 2002 елның 9 ноябрендә вафат була.

 

Зәлия Шәрхмуллина. Яңа Күктау авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас