Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
8 Май 2023, 14:56

Авыр үткән балачак

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өметхыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән

Авыр үткән балачак
Авыр үткән балачак

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өметхыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын». Югары Яркәйдә яшәүче Мәрьям Гарифуллина да әлеге авырлыкны үз иңендә күтәргән өлкән буын вәкиле. Бөек Җиңү көне якынлашканда ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Минем әтием, Кәрим Әхәтов Дүртөйле районының Түбән Әлкәш авылында дөньяга килгән. Алдынгы комбайнчы булган, 1940 нчы елда Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакыру ала, әмма ял итәргә туры килми, фронтка юллана. Танк командиры булып хезмәт итә. 1943 елда әнием фронт сызыгыннан хат ала:”10 ел үтүгә кайтмасам, кияүгә чык”, - диелә анда.

Минем әтием, Кәрим Әхәтов Дүртөйле районының Түбән Әлкәш авылында дөньяга килгән. Алдынгы комбайнчы булган, 1940 нчы елда Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакыру ала, әмма ял итәргә туры килми, фронтка юллана. Танк командиры булып хезмәт итә. 1943 елда әнием фронт сызыгыннан хат ала:”10 ел үтүгә кайтмасам, кияүгә чык”, - диелә анда.

Күпмедер вакыт үтүгә әтиемнең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә. Әмма кадерле кешемнең моңа ышанасы килми, гомере буе әтинең кайтуын көтте, исәнлегенә өметен югалтмады.

Әни мәрхүм булгач кына, Дүртөйле хәбәрчесе аша, әтиемнең Сталинградны шартлаткан вакытта Идел елгасы астында калуын белдек.

Әнием, Бәхия Сабирҗан кызы Югары Череккүл авылында туып үсә. Хуҗалыкта алдынгы сыер савучылардан була, 10 ел рәттән депутат итеп сайлана. Апам Әлфисә белән безнең балачак сугыш чоры балаларыныкы кебек авыр үтте, кияргә кием, ашарга азык булмады. Басуда башак җыеп, үлән ашап көн күрдек. 16 яшебезгә кадәр колхозда тир түктем, акча бирми иделәр. 17 яшемдә паспорт алгач, читкә чыгып киттем. Чиләбегә барып, төзелештә, арытаба Алтай краенда тимер юлда эшләдем. Алты айдан соң Абакан шәһәренә җибәрделәр. Анда акчаны да әйбәт түләделәр, аена 500 сум ала идем. Кешеләр дә берберсенә карата яхшы мөгамәләдә булды. Тимер юл төзелешен бик яратып башкардым. Иң беренче хезмәт хакымны әниемә җибәрдем. 1959 елда иптәш кызым белән Үзбәкстан якларына Фирганә өлкәсенә Маргилан шәһәренә юлландык, фабрикада ефәк коконы урадык.

1960 елда кияүгә чыктым һәм без гаиләм белән Югары Яркәйгә күченеп кайттык. Балалар бакчасында 20 ел пешекче булып, арытаба ведомстводан тыш сакта эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем белән 52 ел тату гаилә булып яшәдек, өч бала тәрбияләп үстердек.

Бүгенге көндә бар нәрсә җитеш, ни теләсәк шуны ашыйбыз, кияргә киемебез бар, пенсия алып торабыз. Яшь буынга бар уңайлыклар тудырылган, без үткәргән авырлыкларны күрергә язмасын, бары тик дөньялар гына тыныч булсын, теләгем шул.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: