Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
8 Май 2023, 14:59

“Исән кайтсам, улыма Миньяр исеме бирәм”

Картәтием Дилмөхәммәт Шакир улы Хафизов, безнең гаиләдән сугышта булган бердәнбер кеше. Ул 1920 елда Сүлте авылында туып үсә

“Исән кайтсам, улыма Миньяр исеме бирәм”
“Исән кайтсам, улыма Миньяр исеме бирәм”

Картәтием Дилмөхәммәт Шакир улы Хафизов, безнең гаиләдән сугышта булган бердәнбер кеше. Ул 1920 елда Сүлте авылында туып үсә. 1939 елда армиягә чакырыла, ләкин әйләнеп кайтырга өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана.

Картәтием безгә, балаларга һәм оныкларга, үзенең батырлыклары турында беркайчан да сөйләмәде, чөнки бик тыйнак булды. Вакыт узгач кына, ул яшәгән бу чор беркайда да теркәлмәгән булуын аңлыйбыз. Без аны сөйләгән өзекләреннән генә күз алдына китерә алабыз. Тарихка күз салсаң, ул ике тапкыр госпи-тальгә эләгә, яралары авыр була. Бер яралануда үпкәләренең яртысы өзелә. Ләкин Җиңүгә омтылышы, тормышка мәхәббәте көчле булганга күрә, ул исән-сау әйләнеп кайта. Безне, якыннарын сөендереп кадерле кешем туксан яшькә кадәр яшәде. Һәрвакыт оптимист рухлы булды, сугыш турында бәян иткәндә дә ул елмаеп сөйләр иде.

…Фронтка барып җиткәндә, солдатлар Чиләбе өлкәсенең Миньяр станциясендә тукталалар. Дилмөхәммәт Хафизовка бу станция аеруча бик истә кала, һәм ул исән-сау кайткач улы туса, Миньяр исемен бирәчәген үзенә сүз бирә. Зур гаиләсе булачагы турында хыяллана яшь егет.

1945 елда сугыш тәмамлана, ләкин яугиргә шунда ук өйгә кайтырга насыйп булмый, аны японнар сугышына җибәрәләр, ә аннан соң чирәм күтәрергә Ташкентка юллана. 1947-1948 елларда ул туган ягына кайта. Баксаң, өйдә аның вафат булуы турында мәгълүмат алганнар, әнисе улын югалтканга пенсия дә алган була.

Үзенең гомер юлдашы итеп ул сылу кыз -Бәйнәне сайлый, шулай яшь пар гаилә учагы кабыза. Картәтием ферма мөдире булып эшли, картыем Сүлте авылында фельдшер ярдәмчесе була. Бәхетле, тату гаилә булып яшиләр, алты бала: дүрт малай һәм ике кыз тәрбиялиләр. Сүзендә тора Дилмөхәммәт, өченче улына (минем әтиемә), чыннан да, Миньяр дип исем куша.

Әтием укытучы һөнәрен сайлый, Уфадагы вузларның берсендә укып белем ала. Исәмәт авылында хезмәт юлын башлый, бер елдан соң туган авылындагы мәктәпкә директор итеп күчерелә. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр әлеге вазифаны башкарды ул.

Хәтеремдә, картый-картәти телевизор караган вакытта: «Кызыбыз яки улыбыз зәңгәр экранда чыгыш ясаса ярар иде», дип хыяллана торган иделәр. Бик күп вакыт узды, балалары да, оныклары үсеп, үз тормышларын корды. Күп тапкырлар миңа телеэфирга эләгергә туры килде, әмма якын кешеләремнең генә безнең арада булмавы кызганыч. Ләкин мин аларның теләкләре тормышка ашуына шатмын.

Бүгенге көндә алты балаларыннан ике кызы һәм ике улы гына исән сау. 16 оныклары һәм 19 оныкачлары үсте.

Хәзер Бөек Ватан сугышы темасына, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Без балаларыбызга картәтиләре, сугыш ветераны Дилмөхәммәт Хафизов турында үзебезнең хәтеребездә калган истәлекләребез белән бүлешәбез. Фронтовикларның тулы тарихын торгыза алганнарга карап сокланам. Безнең картәтиләребезнең кичерешләре турында күп белмәвебез бик кызганыч, бары тик элекке фильмнар, китаплар ярдәмендә генә күз алдына китерергә мөмкин.

Кадерле кешем яхшы ир, ягымлы әти һәм картәти булды. Картыем белән ничек аралашканнарын, аның барлык теләкләрен һәм йөкләмәләрен берсүзсез үтәгәнен хәтерлим. Бәйнә картыем гаиләсендә берүзе үсә, шуңа да үзенең алты баласы булуы аның өчен зур бәхет була. Алар күпләп мал-туар, кош-корт асрады, соңгы көннәренә кадәр умартачылык белән шөгыльләнделәр. Өстәлләрендә һәрвакыт дөньяда иң тәмле булган, хуш исле бал торыр иде. Мондый балны аннан башка беркайда да татып караганым булмады. Йорт-курада һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, картыем тәмле ризыклар пешерер иде. Картәтием исә шат күңелле, минем өчен ул чын ир-егет үрнәге буларак истә калды.

 

Ильмира ӘЛЕТДИНОВА, «Без» татар халык театры режиссеры. Нефтекама шәһәре.м

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: