Маяк
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
8 Май 2023, 15:20

Үрнәкле һәм горурланырлык

Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның авылдашы Риза Хаҗгали улы Хәкимовның балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә.

Үрнәкле һәм горурланырлык
Үрнәкле һәм горурланырлык

Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның авылдашы Риза Хаҗгали улы Хәкимовның балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул Иләкшиде авылында туып-үсә. 1941 елда Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Кызганычка каршы, немец илбасарларының туган илебезгә басып керүе аның уй-хыялларын челпәрәмә китерә. 14 яшьлек үсмер колхоз басуларында хатын-кызлар белән беррәттән эшли, шул ук вакытта тимерче дә була. 17 яше тулгач, фронтка җибәрелә.

-Мине 1944 елның 1 декабрендә армия сафларына алдылар. Иптәшләрем белән Чкалов өлкәсендәге снайперлар мәктәбен тәмамладым. Арытаба, Япония белән сугышка әзерләү өчен, Монголиягә җибәрделәр һәм биредә өч ай хәрби әзерлек үттек. Байкал арты фронтының 92816нчы хәрби часте составында хезмәт иткәндә миңа сигнал бирүче дә, телефонист та, коммутаторчы да булырга туры килде. Сугыштан соң бер еллык радиотелеграфистлар курсын тәмамладым һәм, өлкән сержант буларак, яшь солдатларны укыта башладым, - дип хәтерли Риза Хаҗгали улы дәһшәтле елларны.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, төрле медальләр белән бүләкләнә, баш командующий И.В.Сталинның Рәхмәтенә лаек була.

Сугыш ветераны 1951 елда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Ул тракторчы, бухгалтер, учетчы, бригадир ярдәмчесе, газ слесаре, диспетчер, колхозда янгыннан саклау начальнигы булып эшли.

Тынгысыз шәхес «Иләкшиде еллар аша», «Сез - һәрвакыт безнең йөрәк түрендә», «Безнең хакта» китапларын чыгарды. 1930- 1937 елларда репрессияләнгән авылдашлары, аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган иләкшиделеләр хөрмәтенә - тактаташлар, легендар герой Муса Гәрәевка истәлек ташы эшләтте.

Бүгенге көндә Югары Яркәй авылында гомер кичерүче хөрмәтле ветеран яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә, мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга йөри. Хөрмәтле ветеран балаларының, оныкларының җан җылысын тоеп яши.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: