Маяк
-1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
20 Май 2023, 20:37

Авылыбызның кыю егете

Бүген һәммәбезнең күңелендә борчылу, хафалану катыш өмет чаткысы дөрләгән чор.

Авылыбызның кыю егете
Авылыбызның кыю егете

Бүген һәммәбезнең күңелендә борчылу, хафалану катыш өмет чаткысы дөрләгән чор. Ил Президенты өлешчә мобилизация игълан иткәч, шәһәр-авыллардан йөзләрчә ирегетләребез кулларына «повестка» алды. Алар арасында авылдашыбыз Илиза Гадиеваның да улы бар.

Илнар 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Илиза һәм Вил Гадиевлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Бала чактан ук шаян, шук малай булып үсә ул. Мәктәптә укыганда җырларга, биергә осталыгын арттырып, һәммәсенең күңелен яулый.

2012 елда Гадиевлар гаиләсе Иштирәккә күченә. Илнар мәктәптә 4-5 ле билгеләренә генә өлгәшә. Авылда үткән һәр мәдәни чараларда актив катнашып, авыл халкын дәртле чыгышлары белән сөендерә.

2014-2017 елларда Югары Яркәйдәге башкорт аграр-технология колледжында автомеханик һөнәрен үзләштерә. Биредә бию ансамблендә шөгыльләнә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәндәй, Илнар, спортка да зур игътибар бирә. Бокс белән кызыксынып, конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый.

Колледжны тәмамлагач, 2017-2018 елларда хәрби бурычын үтәргә Подмосковьега алына, һава оборонасында хезмәт итә. Кайткач, Белоруссиягә эшкә юллана.

Бераз эшләгәч, кыю егет янә хезмәткә китә. Бу юлы контракт буенча Уссурийск шәһәрендә һава десант гаскәрләрендә үз бурычын үти. Илнар 7 тапкыр парашюттан сикерә.

Контракт тәмамлангач, туган авылы Мәскәүгә кайта һәм “Газпром” җәмгыятендә водитель булып эшкә урнаша. Нәкъ шул чорда өлешчә мобилизация башлана. Кулына чакыру алгач, Пенза шәһәренә юллана. Җыр-моңга гашыйк егет биредә иптәшләрен үзенең дәртле җырлары, биюләре белән күңелләрен күтәрә. Ишкар егете Артур Х. “Киек казлар” җыры белән танылу алса, Илнар “Гармун сайлый бер егет” җырын башкарып, күпләр күңелләрен яулады. Аның чыгышын социаль челтәрләрдә дә карадык.

-Улыма повестка килүе безнең өчен көтелмәгән булды. Күңелем белән аңларга теләсәм дә, бәлки чакырылмас, дигән өмет бар иде. Илебезгә кыю батырлар кирәк булганда, улым читтә калмады. Дөньялар тынычланып, ир-егетләребез җиңү белән исән-сау кайтуларын телим, - ди батырның әнисе Илиза.

Әйе, ана күңеле баласын көтүдән туктамый – күңелдә өмет чаткысы сүнми. Ил өчен әлеге катлаулы чорда хәрби бурычын үтәргә чакырылган авылдашыбызның, төбәгебезнең шәһәр-авылларыннан киткән меңнәрчә ирегетләребезнең туган якларына исән кайтуларын телибез.

 

Нәсимә Инсапова. Иштирәк авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: