Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
20 Май 2023, 20:26

Хәтерләрдә саклана

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш сигез ел узды

Хәтерләрдә саклана
Хәтерләрдә саклана

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш сигез ел узды. Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан гына ишетеп белсәк тә, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен аңлыйбыз. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле. Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем тормыш иптәшемнең әтисе дә бар.

Таһир Сабир улы Сабиров Яңа Аташ авылында дөньяга килә, өч малай арасында иң өлкәне була. Әтисен югалткач, кечкенәдән әнисе һәм абыйлары өчен терәк булып үсә: колхозда эшли, йорт хуҗалыгын алып барырга ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Таһирга уналты яшь була. Барлык яшьтәшләре кебек үк, ул да беренче көннәрдән үк Ватанны саклау өчен фронтка, ил азатлыгы өчен көрәшкә ашыга. 1943 елның гыйнварында егет үз теләге белән, 17 яшендә, яу яланына юллана.

Таһир Сабир улы Көнбатыш фронтның 290нчы укчы дивизиясенең 885 нче Кызыл Байрак укчы полкы составында автоматчы булып хезмәт итә. Ул беренче көннәрдән үк үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. Бу хакта СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 4 апрелендәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турында боерыгы дәлилли. “Җәяүле разведка взводы укчысы, кызыл армияче Таһир Сабир улы Сабиров, кыю һәм инициативалы разведчик булган өчен, 1943 елның 26 февралендә, дошманның тимер чыбыклы киртәсе янында саперлар тарафыннан биремне үтәгәндә, автоматтан ут ача һәм дошманның игътибарын үзенә юнәлтә, бу саперларга үз бурычын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә”, -диелә анда.

1943 елның 12 декабрендә Житомир шәһәре өчен каты сугышларда ул сул тез буыннарына авыр яралана. 1945 ел башында гына сафка кайта һәм 17 нче укчы дивизиянең 93 нче миномет полкында хезмәт итүен дәвам итә. 1945 елның июлендә запаска җибәрелә.

Демобилизациядән соң авыл хуҗалыгында эшли: Яркәй МТСында тракторчы, С.Юлаев ис. колхозда бригадир булып тир түгә. 1952 елда колхоз эшләре буенча аңа күрше Чакмагыш районына барырга туры килә, шунда очрата да инде ул булачак гомер юлдашын. Фәгыйлә дә басучылык бригадасында бригадир була. Ул шунда ук егетнең йөрәгендә урын яулый. Көзгә гөрләтеп туй да үткәрәләр. Гаилә дүрт бала -ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы, бәхетле тормыш озакка сузылмый. Басуга эшкә киткән Таһирның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Ул вакытта нибары 40 яшь кенә була.

Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Сабиров истәлеге балалары, оныклары, оныкачлары хәтерендә яши.

 

Лариса Сабирова. Сүлте авылы

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: