Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
25 Май 2023, 11:19

Хәрби дуслар онытылмый

Күптән түгел Абдулла авылына Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган гвардия сержанты Риф Шәйхетдиновның хәрби дусты Азат (исеме үзгәртеп алынды) килеп, әнисенең хәлен белде, зиратта булды.

Хәрби дуслар онытылмый
Хәрби дуслар онытылмый

Хәрби дуслар онытылмый

Күптән түгел Абдулла авылына Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган гвардия сержанты Риф Шәйхетдиновның хәрби дусты Азат (исеме үзгәртеп алынды) килеп, әнисенең хәлен белде, зиратта булды.

Риф Шәйхетдинов 90600 хәрби частендә мотоукчы ла р  ротас ы мотоукчылар взводы мотоукчылар бүлегенең өлкән укчысы булып хезмәт итә. Якташыбыз агымдагы елның 29 гыйнварында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Азат Р.Шәйхетдинов белән бергә 2022 елның июнендә Украинадагы махсус хәрби операциягә юллана.

«Риф бик яхшы кеше иде — ачык, сөйкемле. Аның һәрвакыт үз фикере булды, һәрвакыт аерылып торды, ярдәм кулы сузды. Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык – чын хәрби каһарманлык үрнәге күрсәтте. Ул илебез азатлыгы өчен гомерен бирде, батырларча һәлак булды. Әнисенең, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Каһарманнарча башын салган иптәшемнең истәлеген һәрвакыт хәтердә тотачакмын. Тыныч йокла, дустым», - диде ул.

Шулай ук Азат Риф Шәйхетдинов истәлегенә Абдулла авылы клубы диварына куелган мемориаль такта янында булып, чәчкәләр салды һәм бер минутлык тынлык белән искә алды яугир дустын.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: