Маяк
+3 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
28 июль 2023, 18:00

“Хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш”

Украинадагы махсус хәрби операцияда катнашучы егетләребез ялга кайткач, алар белән очрашып, әңгәмә корырга тырышабыз. Райондашларны безне яклаучылар, саклаучылар белән таныштырып барасыбыз килә. Украинадагы махсус хәрби операцияда катнашучы егетләребез ялга кайткач, алар белән очрашып, әңгәмә корырга тырышабыз. Райондашларны безне яклаучылар, саклаучылар белән таныштырып барасыбыз килә.

“Хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш”
“Хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш”

Октябрьдә мобилизацияләнгән сугыш яланында Туман исемен йөртүче егет белән әңгәмәләшкәндә, ничек тукланулары турындагы соравымны да бирдем. Ул миңа:”Ашау безнең яхшы, иң мөһиме, безнең үзебезнең повар егетебез, Дакар бар. Ул безгә нәрсәләр генә әзерләп ашатмый”, - дип горурланып җавап бирде. Бу яугирне күреп сөйләшү теләге бездә дә туды. Өстәвенә, тиздән ялга кайтачагы да билгеле булды һәм ниһаять солдатларны тәмле ашлары белән сыйлаучы егетебез белән без очраштык.

Сугыш яланында Дакар исемен йөртүче якташыбыз Теләпән авылында туып-үсә. Вәсилә һәм Җәүдәт Габдрахмановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе бар гомерләрен колхозга багышлап, намуслы хезмәт сала. Апалары, абыйлары белән беррәттән Дакар да йорттагы бар эшне тиешенчә, төгәл итеп башкарып үсә. Әнисе, апалары ашарга пешергәндә зур теләк белән аларга булыша, үсә төшкәч үзе әзерләп якыннарын сыйлый башлый.

2004 елда армия сафларына юллана һәм егетлек бурычын Чечня җирендә үти. Биредә гранатометчик булып хезмәт итә. Бәләкәйдән спортны яратып, тәртипле үскән егет монда да сынатмый, үзен тик яхшы яктан күрсәтә. Шул рәвешле, әти-әнисен сөендереп часть комндирынан Рәхмәт хатлары бер-бер артлы килеп кенә тора.

Армиядән соң төрле эшләр башкара, арытаба Югары Яркәйдәге “Сельхозпродукт” җәмгыятенә йөк ташучы булып урнаша. Тырышып эшләп йөргәндә, 2022 елның сентябрендә чакыру кәгазе тапшырыла.

-Билгеле, бу шатландырырлык яңалык түгел. Өстәвенә, хәбәр бик тиз, һич тә көтелмәгәндә килде. Әти-әниләр, якыннар, дуслар күз яше – барысы да булды. Үзеңнең дә бар эчең ут булып яна. Сугышны берәү дә теләми. Әмма Ватан чакыра икән, без хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш. Шуңа да дүрт көннән соң мин хәрби киемнән Пензада идем инде, – ди вакытлы ялга кайткан Дакар әлеге көнне искә алып.

Пензада хәрби хәрби әзерлек узгач, аларны Донецкк Халык Республикасына җибәрәләр. Бер авылга килеп урнашып, ташландык йортны кирәгенчә ремонтлап, шунда яшиләр. Өч көн саен сакта торырга баралар, казылган окопларда яталар. Әгәр алгы сызыктагылар белән берәр кыенлыклар килеп чыкса, дошманны алар үткәрмәскә тиеш. Дакар пулеметчик булып хезмәт итә. Бушаган арада иң яраткан шөгыле – ашарга пешерә, бер гаиләгә әйләнгән дусларын - Стәрлетамак, Дүртөйле, Илеш егетләрен төрле солдат ашлары белән сыйлый.

Якташларыбызга бер нәрсә генә телибез: бирешмәгез! Без сезнең белән һәм сезне көтәбез!

Лира Кәбирова.

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: