Маяк
-1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
12 август 2023, 12:00

Якташыбыз белән горурланабыз

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Югары Яркәйдән сугыш яланында Алтын исемен йөртүче Ренат Х. менә шундыйлардан.

Якташыбыз белән горурланабыз
Якташыбыз белән горурланабыз

Ул Югары Яркәйдә туып-үсә. Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча кулына диплом ала. 1997 – 1999 елларда Мәскәү өлкәсендә мото укчы гаскәрендә хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык, намус белән үти. Туган якларына исәнимин аяк баса һәм бераздан соң, себер якларына юл тота. Сургут шәһәрендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Узган елның октябреннән мобилизацияләнә. Пенза шәһәрендә хәрби әзерлек үтә һәм Донецк өлкәсендәге Яңа Азов шәһәренә җибәрелә. Биредә кече сержант Ренат водитель булып хезмәт итә. Яугирләргә утынын да, суын да, гомумән, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, кайчан нәрсә кирәк илтеп тапшыра. Техникасын һәрвакыт төзек йөртә. Шуңа күрә, хезмәт бурычын намус белән үтәгәне, махсус хәрби операция зонасында ышанып тапшырылган техниканы һәрвакыт хәрби әзерлектә тотканы өчен артиллерия дивизион командирының Рәхмәтенә ия була.

-Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем. Чөнки ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш. Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үземне кулда тотарга, югалып калмаска, тәвәккәл, җитезлеккә өйрәндем, - ди Алтын исемен йөртүче яугир.

Сынатмасын якташлар, ватандашлар. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Шатлык белән күрешергә язсын!

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: