Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
14 сентябрь 2023, 16:30

«Безнең ярдәм анда бик кирәк»

“Табиб буларак, мин анда кешеләргә кирәк булачагымны аңладым” – ди мобилизацияләнүче Марсель

«Безнең ярдәм анда бик кирәк»
«Безнең ярдәм анда бик кирәк»

Район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлекчәсендә табиб - анестезиологреаниматолог булып эшләгән марсель К. узган елның сентябрендә мобилизацияләнеп, Укаринадагы махсус хәрби операцияга юлланды. Күптән түгел марсель мидхәт улы кыска вакытлы ялга кайтты һәм икенче көнендә үк стационарга килеп, хезмәттәшләре белән күрешеп чыкты. Әйтергә кирәк, Марсель медицина өлкәсендә 7 ел хезмәт куя. Куергазы районы егете Башкорт дәүләт медицина университетын уңышлы тәмамлый. Бер ел интернатурада укып, анестезиологреаниматолог белгечлегенә ия була. 2016 елда якташыбыз, Түбән Череккүл авылы кызы Гөлнур Флүр кызы белән гаилә коралар һәм район үзәк дәваханәсенә эшкә кайталар. Гаилә башлыгы табибанестезиолог-реаниматолог, Гөлнур терапевт булып хезмәт юлын башлый. Ике кызга гомер бүләк итәләр. 

Марсель – табигате белән тәвәккәл кеше. Шуңа да хәрби операция зонасына барырга кулына чакыру алгач, югалып калмый. Хастаханәдә дә беләләр: өметләрне аклый, ышаныч яулап өлгергән, булдыра торган егет бит! Әлбәттә, әти-әнисен, тормыш иптәшен, якыннарын бу хәбәр әллә ни куандырды  дип әйтеп булмый. Кайгыралар. Әмма ир-егетнең бурычы Ватанны саклау тигән төшенчәне бик яхшы аңлый алар. Бары исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калалар.

Табиб Пензада бераз хәрби әзерлек узгач, Херсон өлкәсенә җибәрелә. Алгы сызыкка 40-50 км кала бер авылда ташландык йортны полк медицина пункты итеп җиһазландыралар. Якынтирәдәге гаражларны лазарет итәләр. Әйе, барлык уңайлыклары да булган заманча хастаханәдән бернәрсәсез калган җиргә килеп эшли башлау җиңелләрдән булмый. Өстәвенә, колакны бер дә иркәләмәгән тавышлар астында эшләргә һәм көн итәргә туры килә.

-Беренче ике атна минем өчен иң катлаулысы булды. Сугыш шартларында эшләргә өйрәнергә, минашартлау яралары булган пациентларга операцияләр ясарга туры килде. Пациентларны фронттан, торак йортларга ут төртү зоналарыннан, бөтен җирдән төрле яралар белән алып киләләр. Дарулар, хирургия кораллары, бәйләү материаллары – алар җитәрлек, чөнки безгә Башкортстаннан гуманитар ярдәм китерелеп кенә тора. Бер генә әйбер җитмәде, ул да булса – вакыт. Тәүлегенә 24 сәгать бик аз булып чыкты, - ди Марсель.

Бер елга якын вакыт эчендә бихисап кешегә ярдәм күрсәтергә өлгерәләр. Көненә 40-50шәр кешене кабул итә торган чаклары була. Яшерми Марсель, шулкадәр кешегә ярдәм итә алуына куана да.

Үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычына тугры калган табибларга чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Медиклар саклаучы фәрештәләр кебек: тыныч тормышта да, яу кырында да алар бер миссияне башкара — авыруларны дәвалый, хәлләрен җиңеләйтә, кешеләрне үлем тырнагыннан коткара, яшәүгә ышаныч бирә.

Илләребез тынычланып, Марсельның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: