Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
3 ноябрь 2023, 11:15

Йөрәк чакыруы буенча, Ватанны сакларга!

Райондашыбыз И. - хәрби хезмәткәр-контрактчы. Украинадагы махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Күптән түгел батыр якташыбыз туган авылына кайтып, якыннары янында ике атналык ялда булды. Илне саклауны төп бурычы итеп куйган яугирне әтиәнисе, туганнары, авылдашлары сөенеп каршы алды.

Йөрәк чакыруы буенча, Ватанны сакларга!
Йөрәк чакыруы буенча, Ватанны сакларга!

И. Исәмәт авылында тату гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Мәктәптә укыганда спортны үз итеп, аның белән даими шөгыльләнә. 2014 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжына укырга керә. Шул ук елның декабрендә якташыбызны армия сафларына алалар. Башта Владимир өлкәсендәге Ковров шәһәрендә хәрби укулар үтә. Арытаба Воронеж өлкәсе Богучар шәһәрендә взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп 2015 елның декабрендә туган авылына әйләнеп кайта.

2016 елда Дүртөйле шәһәрендәге “СИЗО-5” федераль казна учреждениесендә саклау бүлегенең кече инспекторы булып хезмәт юлын башлый. Биредә тырышып, намуслы көч сала, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.

2020 елның 1 августында райондашыбыз хәрби юлны сайлап, контракт буенча Иваново өлкәсе Иваново шәһәрендә водитель булып хезмәт итә башлый. Махсус хәрби операция башлануның беренче көненнән үк батыр егетебез фронтка юллана. Алар командасы Киевтан 30 км ераклыктагы шәһәргә килеп урнаша. Аның һөнәре бигрәк тә хәвефле, ул – сапер. Һәрвакыт алгы сызыкта, дошман куйган миналардан территорияләрне азат итә.

Әйе, И. әти-әнисе, туганнары йөзенә кызыллык китерми. Алгы сызыкта үзен геройларча тота. Каһарман якташыбыз яуда күрсәткән батырлыклары өчен Георгиевский крест ордены һәм “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнә.

-Алгы сызыкта көрәш алып барган егетләргә бер йодрыкка тупланып тимердәй ихтыяр көче, өметсезлеккә бирелмәскә киңәш итәр идем. Госпитальләрдә булганнарга савыгу телим. Һәммәсе сәламәт булып, туган йортларына исән-сау аяк бассыннар иде, - ди батыр якташыбыз.

Лира КӘбИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: