Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
24 ноябрь 2023, 11:20

Батырлык дәресе үтте

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары «Кызыклы кешеләр» проекты кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Рубен ХӘСӘНОВ һәм Украинада махсус хәрби операциядәдә катнашучы Илеш районы хәрбиләренә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб начальнигы, Диңгез Ассамблеясының Илеш бүлеге җитәкчесе, тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илдар ХӨСНУЛЛИН белән очрашты.

Батырлык дәресе үтте
Батырлык дәресе үтте

Очрашу җанлы әңгәмә форматында уз-ды. Рубен Флорит улы балаларга үзенең тормыш юлы, махсус хәрби операциядә хезмәт итүе турында сөйләде. Укучылар күпсанлы сораулар бирде, чарада кат-нашучылар аларга җентекле җавап кайтарды.

Моннан тыш, Р.Хәсәнов үз инициативасы белән МХОдә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештыра  һәм балаларны патриотик акцияләргә кушылырга чакырды.

Илдар Хөснуллин районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия ярдәме оештыру, гимназия укучылары катнашкан акцияләр, хәрби һөнәр турында сөйләде.

2А сыйныф укучысы Артем Нәбиевка игелекле йөрәге, юмартлыгы һәм районыбызның мобилизацияләнгән гражданнарына һәм волонтерларына ярдәм итүдә бәяләп бетергесез ярдәме өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Рәхмәте тапшырылды.

Чарада укучылар янәшәдә чын геройлар яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт - патриот һәм чын гражданның сыйфатлары булуын аңлады.

Илмира КАШАПОВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең директор киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: