Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
25 ноябрь 2023, 11:00

Батыр хөрмәтенә – чишмә

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Марат МОСТАФИННЫҢ туган авылында чишмә төзекләндерелә.

Батыр хөрмәтенә – чишмә
Батыр хөрмәтенә – чишмә

Ватан, безнең тынычлык өчен үзенең гомерен биргән каһарман Маратның истәлеген мәңгеләштерү максатында төзекләндерелә бу чишмә. Әлеге изге гамәл әнисе Зөлфирә апаның инициативасы буенча башлангыч ала. Үзенең средстволарына батырның әнисе кирәкле материаллар юнәтә, беседка урнаштыра, территориясен әйләндереп, баскыч эшләтә.

Исегезгә төшерәбез, Марат Марсель улы Мостафин Бәләкәй Тәҗәй авылында туып-үсә. 2002 елда Дүртөйле шәһәрендәге беренче урта мәктәпне тәмамлый. Актив һәм тырыш укучыларның берсе була. Тыныч холыклы, изге күңелле, тактикалы була, тирә-юньдәге яшьтәшләре белән элемтәне җиңел таба. 2002 елның октябрендә армиягә алына. 2010 елның октябреннән 2015 елның июленә кадәр контракт буенча хәрби хезмәт узып, Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 2020 елның июленнән ул хәрби хезмәтне алга таба узу өчен чираттагы контракт төзи һәм Абхазия Республикасына тынычлык урнаштыру Көчләре составында китә, разведка взводында разведчик булып хезмәт итә. Батыр якташыбыз

2022 елның маенда Украинада махсус хәрби операциядә геройларча һәлак була. Марат Марсель улы Базытамак авыл советы авыл биләмәсенә караган әнисе яшәгән Бәләкәй Тәҗәй авылына җирләнде. Маратның үзе үлгәннән соң булса да, хыялы тормышка ашырылды. Әбисе яшәгән нигезгә күркәм заманча йорт салынды.

Зөлфирә апаның идеясен төрле вакытта төрле гаскәрләрнең хәрби разведкасында хезмәт иткән районыбызның актив егетләре хуплый. Узган атнада, өстән яңгыр явып торуга карамастан, чишмә янында бик күп күләмле эшләр гамәлгә ашырылды. Чишмә юлына бетон түшәлеп, таянып төшәргә култыкса эшләнде, су җыйгыч урнаштырылды. Һәрберсен, өмәгә килгән егетләр, зур җаваплылык, тырышлык белән башкарды. Бәләкәй Тәжәй авылы халкы һәм Базытамак авыл советы авыл биләмәсе вәкилләре территорияне тазарту буенча өмә уздырды.

Моннан тыш, Зөлфирә Шәмсеәхмәт кызы биредә газиз улының һәйкәлен урнаштырып, чишмә өстендәге өске мәйданны төзекләндерүне планлаштыра.

Лира КӘБИРОВА.

Батыр хөрмәтенә – чишмә
Батыр хөрмәтенә – чишмә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: