Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
10 декабрь 2023, 11:00

Без – Ватан балалары

Бу көннәрдә ватаныбызны саклаучы я кташыбызның берсе , сугыш яланында «Вояж» исемен йөртүче белән очрашып, солдатларның көнкүреше, сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сораштык.

Без – Ватан балалары
Без – Ватан балалары

Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Доставалов, Шәйморатов, Даян Мурзин, Салават Юлаев исемендәге батальоннарда хезмәт итүче райондашларыбыз күп. Контракт буенча хезмәт – Русия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Туган илебезне, ватаныбызны саклау, баш өстендә тыныч күк булдыру – һәр ир-атның изге бурычы.

Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан ирегетләребез алты ай хәрби хезмәт узганнан соң, бер-бер артлы туган якларына кыска вакытлы ялга кайта. Хәрбиләребезнең исән-сау кайтуларына якыннары, барлык райондашларыбыз да шатлана. Бу көннәрдә ватаныбызны саклаучы я кта ш ы б ы з н ы ң б ер се , су г ы ш яланында «вояж» исемен йөртүче белән очрашып, солдатларның көнкүреше, сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сораштык. Ул безгә анда булган вакыйгалар турында чын хәрбиләрчә, кыска һәм төгәл җавап бирде.

- Азат үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Мин Лаяшты авылында туып -үстем. Мәктәпне тәмамлагач, укуымны Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәрчелек лицеенда дәвам иттем. Газ белән эретеп ябыштыру белгечлеге буенча таныклык алдым. Арытаба хәрби хезмәткә чакыру алдым һәм армия сафларына киттем. Ватан алдындагы бурычымны Краснояр өлкәсенең Канск шәһәрендә үтәдем. Шуннан соң «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалында «МакДон» үзйөрешле чапкычны хезмәтләндердем. Фронтка киткәнче Г.Гайнетдинов КФХсында механизатор булып тир түктем.

- Махсус хәрби операцияга барырга ничек карар иттегез?

- Мобилизация буенча барырга тиеш идем, ни өчендер калдырдылар. Моның өчен бәлки күпләр шатланыр иде, ләкин мин – түгел. Туган илне саклау – чын ир-егетләр эше. Шулай күпмедер уйланып йөргәч, контракт төзеп, фронтка китәргә булдым. Дүртөйледәге хәрби комиссариатка барып, документлар тутыра башлагач, әнием белде. “Ярар улым, исән йөре, карар кылгансың инде”, - дип, ничек кенә авыр булмасын, аңлап, фатихасын бирде. Агымдагы елның апрелендә Даян Мурзин исемендәге башкорт батальонында хәрби хезмәткә юлландым. Әни- әтиемә мине көчле рухлы итеп тәрбияләүләренә бик рәхмәтле, аларның тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре миңа һәрчак ярдәм итә. Кызганычка каршы, әтием 6 ел элек мәрхүм булды. Шуны да әйтергә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен төрле ярдәм чаралары эшләп килә. Үземнең шифаханәгә бару юлламасын әниемә тапшырдым, ял итеп кайтсын.

- Хәрби әзерлекне кайда узарга туры килде?

-Алкинодан Самара өлкәсе Рощинскийда хәрби әзерлек үттек һәм августта махсус хәрби операция зонасына киттек.

-андагы хәрби хезмәт ничек үтә, нинди яшәү шартлары, бер-берегезгә ничек ярдәм итәсез?

-Без Луганский Халык Республикасының Кременная шәһәре янында дошманга каршы көрәш алып барабыз. Әлбәттә, сугышта барысын да күрергә, кичерергә туры килә. Хәрбиләр арасында булган бердәмлек, үзара ярдәм итү бик мөһим. Егетләр белән бергәләп барлык кирәк шартларны булдырырга тырышабыз. Мин “Тигр” машинасында батальон командирын йөртәм.

- Гуманитар ярдәм сезгә килеп торамы?

- Гуманитар ярдәм җыючы барлык райондашларыбызга бик рәхмәтле. Барысы да килеп җитә. Туган яклардан килгән посылкалар җаныбызны җылыта, күңелләрне күтәрә. Шулай бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр!

- Контракт төзеп, махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләргә нәрсә теләр идегез?

- Контракт буенча хәрби хезмәт - эш кенә түгел. Бу үз конституцион һәм Ватанны саклау бурычыңны аңлы һәм профессиональ рәвештә үтәү мөмкинлеге. Аның хәрби хезмәттән төп аермасы: контракт буенча хәрби хезмәткәр- Ватанны ирекле яклаучы. Бернәрсәдән дә курыкмаска, командирлар куйган бурычларны намус белән үтәргә. Иң мөһиме – бердәм булырга. Без – Ватан балалары. Нинди генә хәлдә калсак та, үз туган илебезне сакларга, яратырга бурычлыбыз. Без дә сакламасак, без дә яратмасак, кем яратыр һәм саклар соң безнең Ватанны?!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, исәнимин, Җиңү белән әйләнеп кайтыгыз.

Хөрмәтле илешлеләр!

Исегезгә төшерәбез, районда контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты эшли. Югары Яркәйдәге район ветераннар советында (М.Гәрәев ис.кинотеатр бинасы) стационар пункт урнашкан. Шулай ук 8 - 917 - 76 - 00 - 709 , 8(34762)5-63-26, 8(34762)5-10- 06 телефоннары яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 48 йорт адресы буенча хәрби комисариатка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әңгәмәдәш - Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: