Маяк
+3 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
15 декабрь 2023, 15:00

Илеш егетләре сынатмый

“Леший” позывнойлы Югары Череккүл егете хәрби операциянең беренче көннәреннән үк анда катнаша.

Илеш егетләре сынатмый
Илеш егетләре сынатмый

Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куелды. Һәр төбәктән диярлек ирегетләре Ватан алдындагы изг е б у р ы ч ы н үтәргә юлланды. Анда Башкортс та н н а н л а е к л ы хез - мәт итүче егетләребез байтак. Алар арасында якташларыбыз булуы белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз. “Леший” позывнойлы Югары Череккүл егете хәрби операциянең беренче көннәреннән үк анда катнаша.

Динар Югары Череккүл авылында Энҗе һәм Рәсил Камаловларның биш балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе авылда хезмәт сөючәнлекләре, татулыклары белән авылдашлары арасында абруй яулаган. Әнисе хат ташучы булып эшли. Югары Череккүл авылы халкын гәзит-журналлар белән тәэмин итә, торак-коммуналь хезмәтләр, интернет һәм телефон, салым квитанцияләрен тарата һәм өлкәннәрнекен түләп чекларын кайтарып бирә.

Аны олысыннан алып кечесенә кадәр ихтирам итә. Энҗе апа бианасы Хәлимә апа белән уртак тел табып, 23 ел бер-берсен аңлап яшиләр. Әтисе бар гомерен водитель һөнәренә багышлап, Куйбышев ис. кооперативта “КамАЗ” автомашинасын хезмәтләндерә. Төрле мөһим кампанияләрдә өлгерлек күрсәтә, мактаулылар сафында була. Ул 40 ел хезмәт стажына ия.

Энҗе апа белән Рәсил абый балаларын үзләре үрнәгендә тәрбияли: хезмәттә чыныгып үсәләр.

Динар армиягә Түбән Череккүл урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Туймазы юридик колледжында хокук саклау эшчәнлеге буенча белгеч һөнәрен үзләштереп диплом алганнан соң китә. Ул кече яшьтән тырышлыгы белән аерылып тора, йорт эшләрендә әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәптә укыган елларында ук спорт белән дус булып, аеруча җиңел атлетиканы үз иткән егеткә хәрби көчләрдәге хезмәте дә авыр булып тоелмый. Әйтергә кирәк, колледжда укыган дәверендә ул җиңел атлетика буенча бик күп ярышларда катнаша һәм һәрвакыт беренчелекне яулый.

Тәүге айлардан ук үзе хезмәт иткән хәрби часть җитәкчелегенең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен, ихтирамын яулый райондашыбыз, башкаларга үрнәк булып тора. Якташыбыз Мәскәүдә махсус билгеләнештәге көчләрдә Ватан алдындагы бурычын үти. Һәм шунда контракт төзи. Туган илне саклау һөнәрен аңлап сайлый.

2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. Аның һөнәре бигрәк тә җитди, ул - снайпер. Аңа ялгышырга ярамый. Һәрвакыт алгы сызыкта ул. Кыс ка вакытлы ялга кайткач, белемен камилләштерү максатында Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә читтән торып укырга керә.

Илебез халкы тыныч яшәсен өчен дошманга каршы аяусыз көрәшә якташыбыз. Туган илебезгә, халыкка тугрылык үрнәге күрсәтә. “Махсус хәрби операциядә катнашучы” истәлекле медаль һәм “Хезмәттәге уңышлары өчен” икенче дәрәҗә билге белән бүләкләнә. Динар үзенең батырлыгы белән абыйсы Илмирга,сеңлесе Динарага, энекәшләре Данияр белән Дениска зур горурлык булып тора.

Гомумән, Динар кебек шундый кыю, каһарман райондашларыбыз барлык илешлеләргә үрнәк булып, аларның җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын телибез.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: