Кызыл Байрак авылы бөркете белән без 28 ноябрьдә очраштык. Һәм ул “Хан”ның туган көне булып чыкты – аңа 32 яшь тулган иде! Көзге комуфляж киемдәге чандыр гәүдәле бу егет миңа баламдай якын тоелды. Уйчан да, моңсурак та карашы белән күзләр очрашканда ул тагын да кадерлерәк була барды. Аны курчалыйсы килде. Әмма минем каршымда үз юлын сайлаган һәм бездәй апалары ярдәменә мохтаҗ булмаган, ныклы карар кылган, сүзгә саран һәм ифрат кыю йөрәкле егет “Хан” үзе иде.
Май аенда отпускта булып киткән егетебез бу юлы яраларын уңалтыр өчен туган якларына кайткан булып чыкты.
– Яралар уңалды кебек, әмма снаряд кыйпылчыкларын алмадылар, ике беләктә, арткы чүмечтә алар, шунда калдылар. 19 октябрь көнне миномет утына эләктек. Бишәү идек. Ике егет җиңелчә яраланды, без аларны үз гәүдәбез белән капладык. Ике иптәшебез каты яраланды. Аларны алып чыгып җиткергәндә мин дә канны күп югалтудан аңны җуя язганмын, ярдәм күрсәтеп өлгергәннәр. Башта Ростовта, аннары икенче госпитальдә яттым, - диде ул яралану тарихы турында кыскача бәян итеп.
Аңлагансыздыр, “Хан” алгы сызыкта штурмга баручы һәм оборона тотучы яугир. Бу позывнойны аңа иптәшләре тәкъдим иткән. Былтыр октябрь аенда үзе теләп военкоматка килгән ул. Аны мобилизация белән алып киткәннәр. Аннары ике дә уйламый контракт төзегән.
-Исән булсам, 2026 елга кадәр хезмәт итәчәкмен. Шундый контракт төзедем. Башкортстаннан - Аскын, Караидел,Уфа егетләре белән хезмәт итәм. Блиндажлар, подваллар - безнең яшәү урыннары. Әйбәт урнаштык. Буржуйкалар белән җылытабыз. Су җылытып юынып алабыз. Буш вакытларда ашарга әзерлибез. Мөмкинлек булганда яшерен рәвештә генә кибеткә барып, азык-төлек алып киләбез. Анда бәяләр югары. Монда арзан. Кешегә күренеп йөрү юк, төрле хәлләр була, иркенләп җиргә басып булмый, миналарны яудырып кына торалар. Вакыт булып, яшел зонага чыкканда кирәк-яракны алып керәбез. Ул 3 чакрым ара - сират күпере, каршы як ул сукмакларны белә, гел утка тоталар. Барысы да зур саклану шартларында эшләнә, яки үтеп китүчеләр кирәк әйберләрне безгә калдырып китә.
Биш кешедән артык бергә яшәмибез. Каядыр барганда 2-3 кеше генә хәрәкәт итәбез. Төнлә дә йөреп булмый, аяк асты тулы миналар. Атышлар аз була, күбрәк оборонада торабыз, теге як артиллерия белән каплый. Каршы як белән ара – 300 метр. Анда – коралланган поляклар, чит ил кешеләре. “Бирелегез!” дип тә, әллә ниләр дип тә кычкыралар. Аларны игътибарга алмыйбыз.
Исән булсам, азакка кадәр булам. Курыкмыйм. Курыксаң, анда баргач курыкмам әле дип уйласаң да, барып торасы түгел. Анда куркаклар кирәкми, югыйсә, үзләрен генә түгел, барыбызны да харап итәчәкләр. Хәзер алгы сызыкта иң кыюлар гына калды.
Алда ни буласын белмисең, сәгатеминуты белән хәл үзгәреп тора. Дроннар туктаусыз оча... Адым саен хәвеф. Гомерләренең һәр минуты кыл өстендә. Алтышар сәгатькә сузылган атышлар да була...
Догалар укыйбыз. Төрле милләт егетләре бергәбез. Ә кәефләр - кемнеке ничек. Гаиләләр, балалар турында уйлыйбыз. Бу явызлык монда, балаларга, әнкәйләргә килеп җитмәсен өчен алгы сызыкта без, - дип сүзен тәмамлады батыр егет.
“Хан” сөйләгәннәр миңа катлаулы фильм кебек тоела. Ул да титрлардан гына тора кебек, чөнки чынбарлыкны ялгау өчен “тегендә” булып карарга кирәктер. Ә “Хан”инде айдан артык тагын алгы сызыкта. Исән йөре, егет. Туган көнең уңаеннан корбан чалдырып, гомереңне саклауны теләп укылган догалар көчле булсын, кабул булсын! 24 ноябрьдә 3 яшен тутырган кызың да, махсус хәрби операциядә чагыңда туган улың да, сөекле хатының, әниең дә, барыбыз да исән-сау кайтуыгызны телибез. Яхшы хәбәрләр генә көтәбез! Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, егетләр!
Р.S.: Күптән түгел «ХАН» Русия Федерациясенең Дәүләт бүләге – «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләнде.
Алсу ГӘРӘЕВА.