Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
21 март , 11:30

Туган ягының ышанычлы улы

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр гомерләрен куркыныч астына куеп, ут эченә керә, дошман белән күзгә-күз очраша. Шулар арасында Илеш солдатлары булуы, аларның аяусыз көрәшүе зур горурлык.

Туган ягының ышанычлы улы
Туган ягының ышанычлы улы

Якташларыбыз чын мәгънәсендә батырлык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтә. Соңгы атналарда районыбызга кайгылы хәбәр килеп, өч яугирне югалту ачысын кичерергә туры килде. Яу яланында алар батырларча һәлак булды.

Әмма башны ияргә, бирешергә хакыбыз юк, көчле рухыбыз җиңүгә ышаныч, өмет уята. Алгы сызыкта аяусыз көрәшүчеләр ул ышанычны тагы да ныгыта. Шулар рәтендә Дөмәй авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Юмай” кушаматлы яугир да бар. Күптән түгел якташыбыз районга кыска вакытлы ялга да кайтып китте.

Дөмәй авылында туып-үскән “Юмай” – газиз туган җиренең патриоты ул. Читкә бәхет эзләп чыгып китми, үз туган туфрагында үз юлын табып, гаилә корып яши. Башта “Биш партизан” колхозында, арытаба “Маяк” кооперативында водитель һөнәрен башкара. Үзенә ышанып тапшырылган “ГАЗ- 53”, “ГАЗ-66” техникаларын һәрчак караулы һәм төзек йөртә. Урак чорында урып-җыю кампанияләрендә катнаша, гомумән мул уңыш алуга бердәм өлешен кертә, алдынгылар сафын җитәкли. Соңрак мәдәният йортында техник хезмәткәр (кочегар) булып эшли.

Һәр урында тырышлыгы, намуслылыгы белән аерылып тора. Шул рәвешле, ихтирам яулый. Әлеге күркәм сыйфатлары аңа махсус хәрби операция барышында да ярдәмгә килә.

Ул махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр кебек үк, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Чын ирләрчә, кыскача, төгәл һәм җитди җавап бирә.

–Һәр ир-ат алдында торган хәрби бурычымны Омский хәрби округында үткән идем. Анда водитель, сержант, автомобиль бүлекчәсенең командиры, взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Ә узган җәй аенда үз теләгем белән хәрби операциядә катнашырга уйладым. Тәүдә Красноярскийда учебкада булдык, соңрак Луганск ягына юнәлдек. Монда өлкән сержантмын. Туган илне, сөекле тормыш иптәшемне, кадерле балаларымны яклый алуыма мин шатланам, - ди илешле.

Әйе, аның теләге һәм ихтыяры башка булуы да мөмкин түгел, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераны әтисенең, Германиядә хәрби бурычын үтәгән абыйларының эстафетасын кабул итеп, намусына тугры кала.

Туган ягында яугир өчен ныклы тылы булуы да аңа зур көч һәм ышаныч бирә. Тормыш иптәше һәм уллары терәк һәм таяныч булып тора.

Алдагы көннәрдә яугиргә җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп каласы килә.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: