Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
2 август , 14:55

Иң кадерле күчтәнәч

 Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы  ялга кайткан якташыбыз Иске Кыргыз урта мәктәбе укучысы Рузанага сюрприз ясады

Иң кадерле күчтәнәч
Иң кадерле күчтәнәч

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.

Районыбыз укучылары да менә инде ике дәвамында солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый, окоп шәмнәре, рәсемнәр ясап җибәрә, гомумән, яугирләребезне рухи азык белән баеталар,  Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертәләр. Егетләребездән ул хатларны саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтеп, рәхмәт сүзләре дә килә.

 Мәсәлән, Иске Кыргыз урта мәктәбе укучысы Рузана Мөхәмәдрина украинадагы махсус операциядә катнашучыларга җибәрергә гаилә әгъзалары белән бергә куертылган банкалар партиясен әзерли, берсенең тышына җылы теләкләр яза. “Солдат, мин үзебезнең җиңүебезгә ышанам. Русиянең көчен беркем дә сындыра алмаячак” дигән юллар була анда. Бу күчтәнәч якташыбыз “Ярик” позывнойлы егеткә эләгә һәм менә ул чираттагы ялына кайткач, Иске Кыргыз авылында яшәүче Мөхәмәдриннар гаиләсенә бүләкләр белән килә.

- Безгә, алгы фронтка, якташларыбыз җибәргән бөтен нәрсә кадерле. Аеруча балалар язган хатлар, теләкләр күңелне нечкәртә, дулкынландыра. Безне көтүегез, ышанычыгыз рухландыра, ныклы ярдәм итә., - дип яугир Рузананың әти-әнисенә кызларына патриотик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әйтергә кирәк, Мөхәмәдриновлар авылда тату, үрнәкле гаиләләрдән санала. Гаилә башлыгы Ринат Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсендә водитель булып эшләсә, Руслана “Алина” магазинында сатучы булып хезмәт куя. Алар 6 бала тәрбияләп үстергән.

Ватанны саклауга киткән ир-егетләргә уңышлар теләп, батырлыклары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Яугирләребез ышанычлы тылны, туган йортларының җылысын, якташларыбызның рәхмәтен тоеп торсыннар өчен, ярдәмнәребезне кызганмыйк.

Иң кадерле күчтәнәч
Иң кадерле күчтәнәч
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: