Безнең егетләр бүген Украинада. Аларга бик авыр. Һәм аларга безнең ярдәм, аларга ышаныч кирәк. Аларны өйләренә исәнсау кайтуларын көтәбез, дигән сүзләр. Без аларның җиңәчәгенә ышанабыз. (Республика Башлыгының 2022 елның 18 мартында Кырымның Русия белән кушылуының сигезенче еллыгы уңаеннан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» митинг - концерттагы чыгышыннан)
Илештә игелекле бу эш өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә башланган иде, аның нигезен районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалары, хезмәт һәм локаль бәрелешләр ветераннары, эшкуарларның гуманитар ярдәме тәшкил итте. Шул рәвешле, фронтта гаять катлаулы шартларда, гомерен куркыныч аста куеп көрәшкән якташларга ихлас күңелдән ярдәмгә тоташ район җәлеп ителеп, аның дулкыны киң колач алды. Һәркөнне Югары Яркәй, Совет урамы, 20нче йорт адресы буенча Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында урнашкан оператив гуманитар ярдәм җыю буенча оператив штабына изге күңелле райондашлардан безнең тынычлыкны саклаучы яугирләргә төрле кирәкле әйберләр, продукцияләр килеп кенә тора.
Әйтергә кирәк, ярдәм сыйфатында мобиль, мунчалар, “УАЗ”, “НИВА” машиналары, утын мичләре, генераторлар, газ плитәләре, җылы киемнәр, азык-төлек, дарулар, төзелеш материаллары, инструментлар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм башка кирәк-яраклар озатыла.
Шушы көннәрдә илешлеләр яугирләргә янә бер зур ярдәм күрсәтте. Махсус хәрби операция зонасында блиндажлар төзү һәм окоплар эшләү өчен агач материаллары озатты.
15 елдан артык агач эше белән шөгыльләнүче Айдар Рафак улы яугирләргә 20 кубометр нарат тактасы җибәрде. Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе территориясендә урнашкан Үрмәт авылында крестьян-фермер хуҗалыгын уңышлы алып баручы әтиле-уллы Вель һәм Данияр Кадерголовлар да җиңүүне якынайтуга лаеклы өлеш кертте. Алар 3 кубометр агач материаллары тапшырды.
Шулай ук районыбызда ватапәрвәр рухлы илешлеләр бихисап. Мәсәлән, шәхси эшкуарлар Рәсүл Ялалов, Марат Миргарипов, Финат Харисов, Динар Бәхтизин һ.б. һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер.
Илдар ХӨСНУЛЛИН, гуманитар ярдәм җыю буенча оператив штаб начальнигы:
Илештән алгы сызыкка – батыр райондашларыбызга 24 тапкыр гуманитар ярдәм озатылды. Ярдәм җыюда һәркем катнашырга тырыша. Мәсәлән, җиһазлар һәм материаллар сатып алу өчен авыл халкыннан тиз арада зур гына күләмдә акча җыела. Шунысы игътибарга лаек, матди ярдәм күрсәтүдән беркем дә читтә калмый. Менә шундый күмәк тырышлык нәтиҗәсендә фронтка җибәрү өчен генератор, башка техника сатып алына, азык-төлек тупланмалары җыела. Кыскасы, изге эшкә тоташ район күтәрелә. Гуманитар олау аша камыр ризыклары, токмач, бал, кием-салым җибәрүчеләр дә бар. Иң мөһиме, якташлар сугышта җиңеп кайтканчы, аларга ярдәм тукталмаячак.
Махсус хәрби операция зонасында ватанпәрвәрлек бурычын үтәүче сугышчыларыбызга ярдәм итүне һәркем булдыра ала. Райондашлар, берләшеп, җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертик.
Исегезгә төшерәбез! РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен бердәм номер 117, ситуация үзәгенә 122 яисә 8(34762) 5-63-26, муниципаль район хакимиятенә - 8-917-76-00-709 телефоннарына шалтыратырга, Күп функцияле үзәкнең «Минем документлар» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Лира КӘБИРОВА.