Балалар өчен ташламалар
Авырлы хатыннарга, бала имезүче әниләргә, өч яшькә кадәр балаларга сөт кухнясыннан бушлай азык-төлек бирелә. Теркәлү өчен якындагы тарату пунктына яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итегез.
СВОда катнашучыларның гаиләләре балаларын яшь ярымнан башлап теләсә кайсы уңайлы балалар бакчасына урнаштырырга яки күчерергә мөмкин, өстәвенә моның өчен түләргә кирәкми, аларга бакчага йөрү бушлай. Район яки шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Баланы теләсә кайсы уңайлы мәктәпкә урнаштырырга һәм күчерергә мөмкин. Озайтылган көн һәм кайнар туклану, шулай ук, бушлай булачак (бу колледж студентларына да кагыла). Уку йортына мөрәҗәгать итегез.
Шулай ук, СВОда катнашучыларның балаларына бушлай дәүләт һәм муниципаль түгәрәкләр, спорт секцияләренә өстенлекле кабул ителү, җәйге «пионер» лагерьларына бушлай юлламалар, автобуста аена 60 тапкыр бушлай йөрү каралган.
СВОда катнашучыларның балаларын колледжларга, техникумнарга һәм башка урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә, аттестатның уртача баллы нинди булуга карамастан, алалар, алар бушлай укый! Әгәр бала коммерция төркеме студенты икән, аны бушлай укытуга күчерәчәкләр. Әгәр белгечлек буенча бюджет урыннары булмаса, уку өчен сертификат белән түләячәкләр. Тулай торак та алар өчен (һәм югары уку йортлары студентлары өчен дә!), шулай ук, бушлай. Колледж хакимиятенә мөрәҗәгать итегез.
Гаилә өчен ташламалар
Волонтерлар СВОда катнашучыларның гаиләләренә хуҗалыкта ярдәм итә, алар утын ярырга яки урамны кардан чистартырга, мөрәҗәгать итүче исәбенә даруханәдән дарулар яки кибеттән азык-төлек алып кайтырга мөмкин. Шәйморатов исемендәге штабның телефоны +7 (800) 201-89-03, Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты штабы телефоны +7 (927) 311-23-55. Эш вакыты 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр.
«Гаилә» хезмәте хезмәткәрләре социаль түләүләргә документлар рәсмиләштерүдә, балалар белән көнкүреш мәсьәләләрендә, алимент алуда, мирас рәсмиләштерүдә бушлай булыша. Үзәк офисның телефоны +7 (347) 246-02-80.
СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бер тапкыр 14 көнгә Башкортстандагы шифаханәләргә юллама алырга хокуклы. Бу көннәрне бер кешегә файдаланырга яки якын туганың белән бүлешергә мөмкин ─ һәркемгә җиде көн. СВОда катнашучыларның балаларына шифаханәгә бушлай юллама бирелә (медицина күрсәткечләре буенча, балалар поликлиникасы аша). Турыдан-туры шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
СВОда катнашучыларның гаиләләре бер автомобильгә транспорт салымы түләүдән азат ителә. Гариза язарга кирәкми, ташлама автомат рәвештә исәпләнә.
СВОда катнашучы, ире (хатыны), балигъ булган балалары колледжда яки, мәсәлән, автомәктәптә укырга сертификат ала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук, узган еллар өчен түләүләрне дә компенсацияләргә мөмкин.
Пенсия яшендәге яисә инвалид булган СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары, шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аналар социаль хезмәтләрне өйдә, ярымстационар формада алырга яисә интернат-йортларга чиратсыз урнаштырылырга хокуклы. Кайнар линия телефоны: 8-800-775-00-14, ташламаны шулай ук Дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Җылыту өчен утынны мөстәкыйль әзерләгән очракта аның бәясенең 10 процентын гына түләргә кирәк булачак. Урындагы урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тиздән тагын бер ташлама эшли башлаячак — Уфадан «Көнчыгыш чыгу юлы» буенча бушлай йөрү. Ташлама шул исәптән СВОда һәлак булган яки үлгән яугирнең гаилә әгъзаларына да кагылачак. Ташламаларны рәсмиләштерү тәртибен соңрак бастырачаклар.
Мәскәүгә яки Мәскәү өлкәсенә яралы сугышчыны карарга килгән якын гаилә әгъзаларына Башкортстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы кунакханәдә бушлай яшәү мөмкинлеге бирелә. +7 (495) 621-40-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
СВОда катнашучыларның гаиләләре торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә вакытында түләмәгән өчен пеня түләми. Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, хакимиятләр идарәче компанияләргә исемлекләрне үзләре тапшыра. Шулай ук, гаиләләр чүп чыгару өчен дә түләми. Үзегезнең төбәк операторына мөрәҗәгать итегез.
Эш эзләүчеләргә эшкә урнашканда шәхси ярдәм күрсәтелә. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
СВОда катнашучыларның гаиләләренә юридик ярдәм, шулай ук, түләүсез күрсәтелә.
СВОда катнашучы һәм аның гаилә әгъзалары йортларына газ кертүгә сертификат алырга хокуклы. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәүләт музейларында, театрларда, филармонияләрдә һ.б. 50 проценттан 100 процентка кадәр ташлама каралган. Мәгълүматны ачыкларга һәм ташламалар буенча билетларны учреждение кассасында алырга мөмкин.
Якыннарын югалткан гаиләләр өчен психологик һәм психотерапия ярдәме күрсәтүнең түләүсез программасы эшли. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәге телефоны: +7 (347) 241-62-85. Республика клиник психиатрия дәваханәсенең ышаныч телефоны +7 (347) 295-02-36 (тәүлек әйләнәсенә). Балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен ышаныч телефоны: 8-800-2000-122 (тәүлек әйләнәсенә, бушлай, аноним рәвештә эшли).
Шәхси финанслар
СВОда катнашучы һәм аның гаилә әгъзалары кредит яки займ буенча түләүләрне вакытлыча туктатып торырга, «каникуллар» алырга хокуклы, әмма ахырда бөтен сумманы түләргә туры киләчәк. Үзегез акча алган банкка яки микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Башкортстан Республикасының торак төзелешен үстерү фонды»ннан фатирларны базар бәясеннән түбәнрәк хакка сатып алырга мөмкин. Тулы мәгълүмат белән zhilprog.bashkortostan.ru/documents/active/298309/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин, телефоны: +7 (347) 218-17-46.
Дәүләттән грант алган, әмма өлешчә мобилизация буенча СВОга киткән Башкортстан кешеләре грант шартларын үтәмәгән өчен җаваплылыктан азат ителә. Грант алган ведомствога мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Төрле республика «балалар» пособиеләрен исәпләгәндә СВОда катнашучыларның керемнәре исәпкә алынмый (ягъни гаилә, әтисенең югары хезмәт хакына карамастан, пособиегә хокукын саклый). Федераль ярдәм чараларын исәпләгәндә дә Социаль фонд мобилизацияләнгәннәрнең керемнәрен исәпкә алмый.
Торак йорт, янкорма төзүгә, элек башланган торак йортны төзеп бетерүгә яки авыл җирендә фатир сатып алуга социаль түләүләр алуның өстенлекле хокукы каралган. Моның өчен авыл җиренә күчү буенча дәүләт программасында катнашучы булырга кирәк.
Махсус хәрби операция бурычларын үтәүче фатирга акча туплау программасында катнашучылар бюджет премиясе белән барлык акчаларны алдан алырга яки программада бернинди штраф санкцияләреннән башка катнашуны туктатып торырга һәм кайткач аны яңартырга хокуклы. Кайнар линия телефоны: +7 (347) 285-00-97.
Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз:
- 122, өстәмә номер – 1
+7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20.00гә кадәр).
БУ ─ МӨҺИМ
! Барлык ташламаларны алу өчен база документы ─ хәрби мобилизация буенча чакырылган граждан яки контрактчы белешмәсе. Аны гаилә әгъзалары яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта алырга мөмкин.
Материалларны "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде.