Бүгенге көндә күп кенә райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Алар арасында өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр дә, килешү нигезендә хезмәт итүчеләр дә бар. Алмаз – әнә шундый батыр йөрәкле, курку белмәс егетләрнең берсе.
Хәер, Алмаз илешлеләргә күптәннән таныш. Станокта һәм кулдан декоратив чүкү алымы белән бизәкләп капка-койма, беседка, тәрәзә йөзлекләре һ.б. ясау белән шөгыльләнде ул. Илештә генә түгел, тирә-як һәм күрше Татарстан Республикасы районнарында да беләләр, товарларын теләп сатып алдылар.
Якташыбыз узган елның маенда үз теләге белән илебез сагына баса. Ул фамилиясенә якын итеп “Фаза” позывноен ала. Тәвәккәллек, тырышлык, чырышлык сыйфатларына ия булган солдат “Башкортстан” полкында танклар батальонында хезмәт итә.
Күптән түгел якташыбыз махсус хәрби операция максатларына ирешүгә ярдәм итә торган бурычларны уңышлы үтәгәне өчен Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде.
Әлеге мисалда без чын геройларның безнең арада яшәүләренә тагын бер кат инанабыз. Кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр. Безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу. Ирләрчә кыю карар кабул итеп, безнең иминлек сагына баскан яугирләребез барысы да исән-имин аларны көткән газиз кешеләре янына әйләнеп кайтсын.
Лира ШАМИЛОВА.