Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
6 февраль 2025, 15:15

Батыр солдат онытылмас!

Бүген без РФ һәм БР Журналистлар Союзы әгъзасы, биш китап авторы, Суфиян Поварисов премиясе лауреаты, ветеран-журналистыбыз Гөлфинә Сәлимованың махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган кадерле улы Айдар белән хушлаштык.

Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!

Айдар Рәфис улы 1981 елның 23 октябрендә Югары Яркәй авылында туып-үсә. Югары Яркәйдәге беренче гимназияне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетында укый. Икенче югары белемне Уфа дәүләт нефть техник университетында инженер белгечлеге буенча ала.

2006-2007 елларда Ерак Көнчыгышта артиллерист булып хәрби хезмәт үтә.

Арытаба Русиянең төрле төбәкләрендә нефть-газ предприятиеләре төзелешендә катнаша һәм эшли.

Айдар Рәфис улы иҗади шәхес иде, шигырьләр язды, аларның күбесе төрле басмаларда басылып чыкты. Максатчан, тырыш, шат күңелле, хезмәт сөючән кеше иде.

2024 елның 4 декабрендә Украинадагы махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак була.

А.Тимирханов үз теләге белән безнең тынычлыкны саклар өчен Украинадагы махсус хәрби операцияга юлланды. Ул мәңгегә районыбызның, Башкортостан Республикасының һәм илебезнең горурлыгы, үз хезмәт бурычын үтәп, гомерен биргән чын солдат булып калачак.

Айдарның иҗат җимешен тәкъдим итәбез:

Китмә

Яңгыр юа безнең җәйне,

Көз “яндыра” яфракларны.

Озакламый син китәсең

Утка салып йөрәкләрне.

Безнең җәйләр оҗмах иде,

Салдым аны җырыбызга.

Тик язмышның кырыс җиле

Килеп керде арабызга.

Белдем оҗмах юлында

Югалтулар булачагын,

Сакла бер үк кулларыңда

Кулларымның җылысын.

Китмә, китмә, күз яшьләре

Эз салмасын битебезгә,

Мәңгелеккә оҗмахларда

Калаекчы икебез дә.

Тик секундлар алга бара,

Вакыт елга кебек ага,

Син китәсең – самолетың

Старт ала күккә таба.

Бер мизгелгә арабыздан

Утлы яшен үтте кебек.

Йөрәктәге ярабыздан

Канлы яшьләр тамды кебек.

Язмышларга буйсындым дип,

Яшь каплады күзләреңне.

Миңа карап пышылдама,

Син хушлашу сүзләреңне.

Батыр якташыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Гөлфинә Мирзаян кызының, энесе Азаматның, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Батыр солдат онытылмас!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас