Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
7 февраль , 11:00

Батырлыгы сокландыра

Райондашларыбыз махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларны зур кыюлык белән башкара. Алар хезмәт иткән частьтән Рәхмәт хатлары килеп кенә тора. Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хабировка безнең республика хәрбиләре хезмәт итә торга махсус хәрби операция зонасыннан бүлек командирыннан хат килгән. 

Батырлыгы сокландыра
Батырлыгы сокландыра

Анда шундый юллар бар:
“7 гыйнвар көнне Т-90М «Прорыв» танкының механик-йөртүчесе гвардия рядовое Илнар Дирһамов экипаж составында дошман позицияләренә ут ачарга дигән сугышчан бурыч ала. Иң кыска вакыт эчендә юлда очраган киртәләрне узып һәм туплану ноктасыннан Т-90М «Прорыв» танкы экипажы дошман позицияләрен утка тота. Дошманның 2 терәк пунктын һәм АГС расчетын, шулай ук 14 Украина нацистын юк итә. Т-90М «Прорыв» танкы экипажының дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә безнекеләрнең хәленяхшыртуга ирешелә. Күрсәткән батырлыгы өчен гвардия рядовое Илнар Дирһамов «Батырлык ордены»дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде”, - дип яза хәрби часть командиры Д.Лысенко.
Иштирәк авылында туып-үскән, гвардия рядовое Илнар 2022 елның февраленнән контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Биредә ул үзен җаваплы хәрби хезмәткәр, кыю йөрәкле солдат, Ватанын лаеклы саклаучы һәм сугышчан иптәшләре өчен ныклы таяныч итеп танытты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: