Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
22 март 2025, 12:00

Илне саклау – һәр ир-егетнең төп бурычы

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Сеңрән авылыннан сугыш яланында Катай позывнойлы якташыбыз менә шундыйлардан.

Илне саклау –  һәр ир-егетнең төп бурычы
Илне саклау – һәр ир-егетнең төп бурычы

Ринат Дәүләтов Бакалы районы Катай авылында дөньяга килә. Армия сафларыннан соң, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә эшли. Булачак гомерлек юлдашын чираттагы ялыннан китеп барганда, Туймазы тимер юл вокзалында очрата. Бер күрүдән үзенә гашыйк иткән кыз Нәсимә Сеңрән авылыннан Ульяновский шәһәренә эшкә барган була. Яшьләр арасында сагыну хатлары йөреп кенә тора.

1988 елда Нәсимә Тимершәех кызы һәм Ринат Мәүләви улы кавышып, гаилә учагы кабыза. Алар Ульяновский шәһәрендә яшәп, заводта хезмәт салалар. Уллары Радик туа. Чит җирдә ничек кенә рәхәт булмасын, яшь барган саен туган як сагындыра. Дәүләтовлар Нәсимәнең туган авылы Сеңрәнгә кайтып төпләнәләр. Күркәм генә йорт сатып алып, заманча итеп төзекләндереп, гөрләтеп дөнья көтәләр. Улларын өйләндереп, туйларын үткәрәләр. Радик тормыш иптәше Гөлнара белән Югары Яркәйдә яши, себер якларында эшли. Алар уллары Рамазан белән Рәйханны тәрбиялиләр.

Эштән куркып тормый алар, икесе дә М.Горький ис. кооперативның Сеңрән сөтчелек фермасына бозау караучы булып урнаша. Савым сыерларыннан сәламәт бозау алып үстерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Дәүләтовлар моны аңлап, һөнәрләрен яратып, бар күңел җылысын биреп башкара. Алар бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Кооперативның икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Арытаба Ринат Мәүләви улы басу батырларына кырда ашарга пешерә. Махсус хәрби операциягә киткәнче, М.Горький ис.кооперативта малларны ясалма орлыкландыру операторы да, каравылчы да булып эшләргә туры килә.

Р.Дәүләтов махсус хәрби операция башлану менән туган ил сагына басу теләге белән яна. “Өлкән яшьтә булуым комачаулык тудырыр” дип уйлый ул. Бераз уйланып йөргәч, ныклы карарга килеп, хәрби комиссариатка барып, язылып кайта. Бу турыда берәүгә дә әйтми ул. 2023 елның 28 сентябрендә юлга кузгала. Мәскәү өлкәсендәге Алабина, НароФоминский шәһәрләрендә хәрби әзерлек үтә һәм арытаба махсус хәрби операциягә юллана. Әлеге вакытта якташыбыз медицина полкында хезмәт итә. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтә, аларны госпитальгә ташый.

-Әлбәттә, тәүге чорда туганнарым һәм гаиләм мондый адымга баруга ныклап каршы иде. Соңыннан туктатуның файдасы юк икәнен һәм иртәме-соңмы минем анда китәчәгемне аңладылар. Илне саклау – һәр ирегетнең төп бурычы дигән фикердә мин, - ди кыю йөрәкле райондашыбыз.

Р.Дәүләтов, махсус хәрби операциядән кайткан башка егетләр сыман, анда барган вакыйгалар турында аз сөйли. Җавап бирсә дә – җитди һәм төгәл. Кыскасы, чын ирегетләрчә.

Хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре яхшы, дусларча, һәрвакыт үзара ярдәмгә килергә әзерләр. Туган яктан гуманитар ярдәм даими килеп торуы, барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителүләрен зур горурлык белән билгеләп үтте яугир.

Ринат Мәүләви улы Ватанны саклаучы көне уңаеннан хезмәт һәм хәрби бурычларны үтәгәндә югары күрсәткечләре, аерым шәхси казанышлары, югары һөнәри белем, акыллы инициатива, тырышлык һәм хезмәттәге аерымлык өчен хәрби часть командирының Грамотасы белән бүләкләнә.

Кыю якташыбызның кайтуын һәм бәйләнешкә чыгуын, сәламнәрен гаиләсе түземсезлек белән тилмереп көтә, исән-сау йөрүен теләп Ходайга изге догаларын юллый. Без дә, үз чиратыбызда, райондашыбызга хәерле, изге, имин юллар телибез. Исән-сау әйләнеп кайт, батыр солдатыбыз.

Лира КӘБИРОВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас