Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
13 сентябрь 2025, 15:00

Илеш батыры сынатмый

Уфада СВО катнашучылары арасында «Ватанны саклаучылар кубогы» Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Спортчыларны котларга һәм рәхмәт белдерергә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры — республика спорт министры Руслан Хәбибов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының БР буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, шулай ук тренерлар һәм спортның адаптив төрләре мәктәпләре вәкилләре килде.

Илеш батыры сынатмый
Илеш батыры сынатмый

Агымдагы елның августында Дзержинскта «Ватанны саклаучылар Кубогы» Төбәкара комплекслы физкультура чарасы узды. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, Русиянең паралимпия комитеты һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте оештырган турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән махсус хәрби операциянең 142 ветеран катнашты. Алар ядрә белән ату һәм уктан ату, утырган килеш пауэрлифтинг һәм волейбол, спортта пычак ыргыту, өстәл теннисы (шоудаун) ярышларында көч сынаштылар. Республика командасында безнең якташыбыз, Батырлык ордены кавалеры, «Батырлык өчен», «Русия патриоты» медальләре һәм генерал Шайморатов медале кавалеры, Төньяк Кавказдагы контртеррористик операцияләрдә катнашучы, махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов та булып, Башкортстан данын яклауга зур өлеш кертте.

Рубен Флорид улы – батырлыгы белән дан казанган якташыбыз. Ул хәрби юлын пулеметчы-разведчик буларак Таҗикстан һәм Чечня территориясендә башлый. Махсус хәрби операция башлангач, Рубен Туган илен якларга юл тота, Донбасста көрәшә. Соледар тирә сендә барган каты сугышларда ул яралы ике иптәшен коткарып кала, әмма үзе минага эләгә, авыр җәрәхәтләр ала. Озак дәваланганнан соң, протезларда булса да, тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итә. Рубен Хәсәнов - Уфада һәм Сочида узган «Ватанны саклаучылар Кубогы»нда катнашучы. Ул 2023 елның ноябрендә СВО ветераннары җыелмасы составында «Ватанны саклаучылар Кубогы» Төбәкара спорт чарасында ату буенча ярышларда беренчелекне яулады.

Разведчик-пулеметчы Рубен Хәсәнов СВОда катнашканчы спорт белән җитди шөгыльләнми. Туган ягына кайткач, пулялы ату буенча республика җыелмасы әгъзасы була. Тренировкалар барышында азартка кереп, җиңәргә теләвен аңлый.

«Ярышларның нәтиҗәләрен игълан иткәндә, өченче урын алучыны әйткәндә үземнең исемне ишетмәдем. Икенчесе вакытында да исем яңгырамады. Өчлеккә эләкмәвемә борчылып, залдан чыгып китәргә җыендым. Һәм шул вакытта гына ишеттем — беренче урынны миңа бирделәр. Хәзер аңлыйм, планканы һич төшерергә ярамый. Мин үземне аз хәрәкәтчән, дип санамыйм. Без - сугышчылар. «Патриот» паркындагы «Геройлар узышында» протезда 3 км йөгереп уздым. Барысы да яхшы. СВО ветераннары өчен мондый спорт чаралары - зур плюс. Әйе, шундый вакытлар бар иде, госпитальдә яттым. Аякны югалту турында уйладым. Исән бит! Депрессияул бер минутлык эш. Аны җиңеп чыгу һәм алга таба яшәү мөһим,”- ди батыр якташыбыз Рубен Хәсәнов.

Дзержинскта Рубен волейбол буенча Башкортстан СВО ветераннары командасы составында көмеш медальга ия булды.

Уфада үткән тантаналы чарада Рубен Хәсәновны Башкортстан Хөкүмәте вицепремьеры — республика спорт министры Руслан Хәбибов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының БР буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина тәбрикләп, Почет грамотасы һәм кул сәгате белән бүләкләде.

Хөрмәтле ир-егетләребез! Әгәр сез дә Рубен Хәсәнов һәм башка кыю егетләр кебек Ватанны саклау өчен бер рәткә басарга әзер булсагыз, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресы буенча яклаучылар сафына язылыгыз. Телефон:8 (34762)5-13-26, 8(917)-760-07-09.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас