Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
16 октябрь 2025, 15:00

Хәтер аллеясе – ихтирам символы

Агымдагы ел Русиядә Ватанны саклаучылар, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Бу уңайдан районда бик күп чаралар оештырыла, һәйкәлләр, тактаташлар, парклар, аллеяләр ачыла. Дөмәй авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Хәтер аллеясе ачылды.

Хәтер аллеясе – ихтирам символы
Хәтер аллеясе – ихтирам символы

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче, Русиянең атказанган төзүчесе Рабис Сәлихов, махсус хәрби операция ветераннары, Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Энҗе Кәшфуллина, батыр яугирләрнең туганнары-якыннары һәм авыл халкы катнашты. Хәтер аллеясы Рабис Сәлих улы тарафыннан тормышка ашырылды. Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе өч авылны (Базы Куян, Үрнәк, Дөмәй) үз эченә ала. Биләмәдән 27 кеше махсус хәрби операциягә юлланган. Араларында берсе генә бу якның кияве, калганнары барысы да шушы авыл мәктәбендә төрле елларда укып чыккан кешеләр.

- Батыр якташларыбыз турындагы хатирәләр безнең күңелләрдә мәңгелек сакланыр. Бүгенге көн безнең аларга булган хөрмәтебезнең, аларның батырлыгын онытмавыбызның билгесе, - дип ассызыклады үз чыгышында Илдар Иршат улы һәм илешлеләр исеменнән туган авылы, районы тормышында актив катнашкан данлыклы төзүчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.- Авылыбыз уртасында барлыкка килгән матур аллея тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән егетләребезгә рәхмәт һәм ихтирам символы булып торыр дип ышанабыз, - диде әлеге аллеяне булдыру идеясен күтәреп чыккан авыл биләмәсе башлыгы Энҗе Кәшфуллина.

-Районыбызның батыр егетләре үзләрен аямыйча Ватан сагына басты-лар. Безнең тынычлыкны саклап башларын салган батырларны искә алабыз, аларны онытырга хакыбыз юк. Яу кырында булган егетләр барысы да геройлар. Югалту ачысы кичергән әти-әниләр, гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар тирән кайгылары белән өйләрендә генә бикләнеп утырмасын. Шушында килеп, сөйләшеп, аралашып китсәләр, аз гына булса да җиңелрәк булыр иде дигән уй белән эшләнде, - диде үз чыгышында Рабис Сәлих улы.

Авыл уртасында барлыкка килгән аллеяны яшел чыршылар бизи.

Илгә авырлык килгәндә, халкыбыз кыю улларына таяна. Егетләребезнең батырлыгы Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан итте. Райондашларыбызның данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас