

Ул «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» медале, шулай ук хәрби-спецназчы - крап береты мактау билгесе белән бүләкләнде. Бу югары профессионализм, какшамас рух көче һәм үз эшеңә чиксез тугрылык турында сөйли.
Аның юлы-чын патриотизм үрнәге. Туймазы юридик колледжын тәмамлап, армия сафларында егетлек бурычын үтәгәннән соң, Динар үз тормышын Ватанга хезмәт итү белән бәйләргә дигән зур карар кабул итә. 2021 елдан улүз антына тугры һәм Росгвардиянең махсус бүлекчәсе составында алгы сызыкта хезмәт итә.
Иң мөһиме, кырыс шартларда да, Динар белемгә омтылышын ташламый һәм читтән торып югары белем алуын дәвам итә. Бу аның көчле холкы, тимер дисциплинасы һәм һәрнәрсәдә җиңүгә омтылышы турында сөйли.