Махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребез туган якларына кыска вакытлы ялга кайта. Аларның якыннары һәм туганнары белән бергә булу, хәрби хезмәтләрен дәвам итү өчен көч алып китү мөмкинлекләре бар. Ялга кайткач алар туганнары белән генә түгел, авылдашлары, мәктәп укучылары белән дә очрашырга вакыт таба. Бу бик сөенечле. Аккүз авылына кыска вакытлы ялга кайткан яугир белән туган якларында булган ике атна эчендә аны күреп сөйләшү бәхете безгә дә тиде.
“Заря” позывнойлы яугир узган елның ноябрь аенда Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Ниһаять, бер ел үткәч, ул туган авылына кыска ялга кайта.
Яугир авылда төп мәктәпне тәмамлагач, ”Сөн” совхозына эшкә урнаша. Кечкенәдән техниканы белеп үскән егет биредә зур тырышлык сала, һәр кушканны намус белән үти.
Украина территориясендә махсус хәрби операция башлангач, ил алдында үз бурычын үтәү максаты белән контракт төзи.
-Бер елдан соң авылга ялга кайттым. Туган якны бик сагынам. Ә кыенлыкларга күнегәсең. Армия ул – зур гаилә һәм яхшы мәктәп. Ялга кайткач та, тыныч тормышка өйрәнергә кирәк. Йомшак характерлы кешеләргә анда җиңел түгел, - ди яугир.
Райондашыбыз хезмәт иткән полк командованиесе хатында: ”Р.Г. мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводында укчы булып хезмәт итә һәм үзен тәвәккәл һәм батыр сугышчы итеп күрсәтә. Августта сугышчы штурм төркеме составында Донецк Халык Республикасының торак пунктларының берсе янында дошманның терәк пунктын алу бурычын үтәде. Бирегә яшерен генә килеп җиткәч, ул, сугышчан белемнәрен дөрес куллану нәтиҗәсендә, беренчеләрдән булып траншеяларга керүгә ирешә. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның ике ут ноктасы юк ителә. Ныгытманы алганнан соң, яугир хезмәттәшләре белән участок оборонасын оештыра. Деҗурлыкта торганда ул дошман боевикларыннан торган төркемне күреп ала һәм якынлашып килүче куркыныч турында үз иптәшләрен вакытында кисәтә.
Рядовойның батырлыгы һәм ныклыгы аркасында штурм группасы дошман позициясен яулап ала һәм алынган рубежны тотып кала, бу исә пехота подразделениеләренең алга таба хәрәкәт итүенә ярдәм итә”, - диелә.
“Заря” хезмәт чорында каты яраланулардан соң, госпитальләрдә дәвалана. Күрсәткән батырлыклары өчен “Жуков” медале белән бүләкләнә. “Җиңү безнеке булачак!” – ди ул.
Райондашыбыз тиздән янә яу яланына юлланачак. Аңа туган ягына, якыннары янына исән-имин, җиңүләр белән кайтуын телибез.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Илеш районындагы социаль координаторы Ләйсән Латыйпова әйтүенчә, бүгенге көндә алар хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре белән эшли, аларның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә.
-Кемнең ире яисә баласы хәбәрсез югалган, яраланып кайтучыларга хәрби-табиб комиссиясе үтәргә кирәк, нигездә, шундый проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр, – ди социаль координатор. - Кайтканнарына тормышка җайлашырга, реабилитация үтәргә ярдәм итәбез. Гомумән алганда, республикада СВОда хезмәт итүчеләргә 50дән артык төрле төбәк ярдәм чарасы эшли”, - дип хәбәр итте.
Хөрмәтле райондашалр! Әгәр сез дә «Заря» кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, түбәндәге адрес буенча яклаучылар сафына язылыгыз: Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17.
Телефон: 8 (34762) 5-13-26, 8 (917)-760-07-09.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.