Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
6 декабрь 2025, 13:00

Ил язмышы – ир-егетләр иңендә

Илеш – икмәкле, уңган кешеләре белән дан тоткан район гына түгел, үзе гомер биргәннәргә канат куеп, эшкә дәртләндерүче дә, илебезнең чын патриотлары итеп үстерүче як та.

Ил язмышы – ир-егетләр иңендә
Ил язмышы – ир-егетләр иңендә

Нинди генә заманнарда да безнең армия үзенең яугирләре белән дан тота. Гасырлар, еллар үтә, яугирләрнең формасы, кораллары камилләшә, әмма бернәрсә үзгәрешсез кала – кыюлык, батырлык һәм Туган илгә олы сөю.

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Анда Башкортстаннан лаеклы хезмәт итүче егетләребез байтак. Алар арасында якташларыбыз булуы белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз. “Леший” позывнойлы Югары Череккүл егете хәрби операциянең беренче көннәрдән үк анда катнаша.

Динар Югары Череккүл авылында Энҗе һәм Рәсил Камаловларның биш балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе авылда хезмәт сөючәнлекләре, татулыклары белән авылдашлары арасында абруй яулаган. Әнисе хат ташучы булып эшли. Югары Череккүл авылы халкын гәзит-журналлар белән тәэмин итә, тораккоммуналь хезмәтләр, интернет һәм телефон, салым квитанцияләрен тарата һәм өлкәннәргә түләүләрдә ярдәмләшә.

Аны олысыннан алып кечесенә кадәр ихтирам итә. Энҗе Хәбиб кызы бианасы Хәлимә апа белән уртак тел табып, 25 ел бер-берсен аңлап яшиләр. Әтисе бар гомерен водитель һөнәренә багышлаган, Куйбышев ис. кооперативта “КамАЗ” автомашинасын хезмәтләндерә. Төрле мөһим кампанияләрдә өлгерлек күрсәтә, мактаулылар сафында була. Ул 40 елдан артык хезмәт стажына ия.

Энҗе белән Рәсил Камаловлар балаларында үзләре үрнәгендә тәрбияли: хезмәттә чыныгып үсәләр.

Динар кече яшьтән тырышлыгы белән аерылып тора, йорт эшләрендә әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәптә укыган елларында ук спорт белән дус булып, аеруча җиңел атлетиканы үз итә. Түбән Череккүл урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый. Арытаба Туймазы юридик колледжында хокук саклау эшчәнлеге буенча белгеч һөнәрен үзләштереп диплом ала. Әйтергә кирәк, колледжда укыган дәверендә ул җиңел атлетика буенча бик күп ярышларда катнаша һәм һәрвакыт беренчелекне яулый.  

Арытаба егет армия сафларына юллана. Алда әйтелгәнчә, үзен кече яшьтән физик яктан ныклы, көчле рухлы итеп әзерләүгә күп көч сала. Бу сыйфатлар аңа хәрби хезмәттә бик ярдәм итә. Кешеләрне аңлый белгән, үз фикере булган егет кайда булса да сынатмый. Командиры күрсәтмәләрен төгәл үти, хезмәттәшләре белән дөрес мөгамәләдә эш итә белә.

Тәүге айлардан ук үзе хезмәт иткән хәрби часть җитәкчелегенең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен, ихтирамын яулый райондашыбыз, башкаларга үрнәк булып тора. Якташыбыз Мәскәүдә махсус билгеләнештәге көчләрдә Ватан алдындагы бурычын үти. Һәм шунда контракт төзи. Туган илне саклау һөнәрен аңлап сайлый.

2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. Аның һөнәре бигрәк тә җитди, ул - снайпер. Аңа ялгышырга ярамый. Һәрвакыт алгы сызыкта егет. Кыска вакытлы ялга кайткач, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә читтән торып укуын дәвам итә.

«Махсус хәрби операциягә йөрәк кушуым буенча юлландым. Үз теләгем белән киттем. Беренче атнаны гына авыррак булды. Шуның өчен илешлеләр – карар кабул итәргә курыкмагыз. Төрле милләт егетләре бергәбез. Без бердәм һәм бергә булганда гына дошманны җиңәрбез. Туган илне, кадерле әти-әниемне яклый алуыма мин шатланам», — ди махсус хәрби операциядә катнашкан “Леший”.

-Ир-гетләргә элек-электән гаиләне саклау, аның терәге булу кебек авыр, җаваплы, әмма үтә дә кирәкле эш йөкләткәннәр. Солдат бурычын үтәү иң җаваплылардан саналган. Ялга кайтып, сессиясен япты һәм 15 ноябрь кабат юлга чыкты. Бар да яхшы булыр дип өметләнәбез. Исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, көтеп калабыз, — ди яугирнең әнисе Энҗе ханым.

Илебез халкы тыныч яшәсен өчен дошманга каршы аяусыз көрәшә якташыбыз. Туган илебезгә, халыкка тугрылык үрнәге күрсәтә. “Махсус хәрби операциядә катнашучы” истәлекле медаль һәм “Хезмәттәге уңышлары өчен” икенче дәрәҗә билге, «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Авыр, җаваплы бурычын үтәгәндә һөнәри осталык, кыюлык, тәвәкәллек күрсәтә. Иң киеренке, хәлиткеч моментларда да дөрес карарлар кабул итү осталыгына ия. Намуслы, үз-үзенә таләпчән, мораль-психологик яктан тотанаклы Динар Рәсил улының шундый сыйфатларга ия булуында әти-әнисенең өлеше зур, дип әйтәсе килә. Алар яугирнең күңеленә мәгърифәт нурлары чәчеп, аны илебезнең чын патриоты итеп тәрбияли алганнар. Динар үзенең батырлыгы белән абыйсы Илмирга,сеңлесе Динарага, энекәшләре Данияр белән Дениска зур горурлык булып тора.

Динар өчен иң кадерлесе – үзенә бирелгән “краповый” берет. Әйткәндәй, ул эчке гаскәрләрнең махсус билгеләнештәге частьләре һәм подразделениеләренең формалы баш киеме. Аны һөнәри, физик, мораль сыйфатларга ия, квалификацияле сынауны уңышлы үткән махсус билгеләнештәге подразделениенең хәрби хезмәткәрләре генә кию хокукына ия. Иң мөһиме, берет сугышчан хәрәкәтләр һәм махсус операцияләр вакытында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәннәргә генә бирелә. Нәкъ шундый сыйфатларга ия илешле Д.Камалов.

Без тыныч һәм бәхетле яшибез. Бу матур тормыш өчен махсус хәрби операциядә катнашучы барлык хәрбиләргә рәхмәтле булырга кирәк. Андагы һәр егетебез чын каһарман. Якты дөнья, тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре, шуңа омтылганнары өчен, алар алдында баш иябез.

Хөрмәтле райондашалр! Әгәр сез дә «Леший» кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, түбәндәге адрес буенча яклаучылар сафына язылыгыз: Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17.
Телефон: 8 (34762) 5-13-26, 8 (917)-760-07-09.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас