“Патриотизм тойгысы һәрчак көчле булды. Туган илгә хәвеф янаганда үземне хәрби зонада кирәгрәк итеп тойдым”, - ди яугир.
Шулай ул Туган илне якларга карар итә. Кадер авылы сугышчысы И.Харисов агымдагы елның маенда, йөрәк кушуы буенча, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. 31 нче полкның өченче батальонында штурмлаучы отрядта водитель булып хезмәт итә. Шуннан бирле ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны уңышлы үти. Кыска вакыт хезмәт итү дәверендә батырлыклар һәм кыюлык күрсәтә. Җаваплы бурычларны уңышлы үтәгәне өчен дәүләт бүләкләре: Шәйморатов һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнә.
Якташыбыз өчен, әлбәттә, иң мөһиме — танылу түгел, ә Җиңүнең гомум эшенә үз өлешен кертү һәм үз иленең иминлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшли алуы.
Ватан сакчысы Кадер авылында Мәдәния һәм Дамир Харисовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кадер урта мәктәбен тәмамлагач, Югары Яркәйдәге һөнәри училищеда белем ала. Биредә водитель-электрик һөнәрен үзләштерә. 2000 елда ул армия сафларына юллана. Туган ил алдындагы ир-егетлек бурычын Чечняда үти, пулеметчы була. Анда киләчәктә хезмәт итү өчен кирәкле күнекмәләр һәм тәҗрибә туплый. Махсус хәрби операциягә юлланганчы вахта ысулы белән Себер якларында эшли.
- Мин үз ирегем белән контракт төзергә карар кылдым, чөнки Ватанны саклауны үземнең бурычым дип саныйм. Безнең бабаларыбыз үз вакытында Ватан өчен сугышканнар, һәм хәзер, ил янә куркыныч астында булганда, без дә алар үрнәгенә иярергә тиешбез.
Мин үз гаиләм һәм илебезнең барлык халкы өчен тынычлык һәм иминлекне тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер. Һәркем Ватанны сакларга әзер булырга тиеш, һәм мин бу бурычны үтәү мөмкинлегенә шатмын, - ди сугышчы.
Якташыбызга батырлык һәм ныклык үрнәге булып, Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән аның картәтисе Тимергазый, Әфганстан сугышында катнашкан бертуган абыйсы Илфак Харисов тора.
Сугышчан рух, намус, батырлык, патриотлык — геройга хас сыйфатлар. Ул Илдар Дамир улын һәм аның егетләрен махсус хәрби операция барышында авыр нәтиҗәләрдән берничә тапкыр коткара.
“Гроза” позывнойлы райондашыбыз үзе хезмәтләндергән “УАЗ” машинасында солдатларны, хәрби комплектларны яу яланына ташый. Ул аларны вакытында, бернинди зарарсыз алып барып тапшырырга тиеш. Ә адым саен үлем сагалый: пилотсыз очкычлар һөҗүм итәргә генә тора. Аеруча, дошманның “Баба Яга” дип йөртелгән гепсакоптеры утына эләкмәскә кирәк.
«Мин үземнең егетләрем кебек үк солдат булсам да, шул ук вакытта водитель буларак аларның тормышы өчен дә җаваплылык тоям. Безнең бүлекчә, нигездә, элек хәрби кампанияләрдә катнашкан сугышчылардан формалаштырылган иде. Аларның тәҗрибәсе ярдәмендә сугышчан рух югары дәрәҗәдә, һәм алар башкаларга үрнәк һәм ярдәмче булды», - ди сугышчы.
Егетләр күп тапкырлар үзләренә куелган бурычларны намус белән үти.
Кызлары Элена белән Камилла әтиләре белән чиксез горурлана. Элена Уфа дәүләт нефть техник университетында 2 курста белем ала. Камилла Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә 5А сыйныфында укый. Әле батыр якташыбыз кыска вакытлы отпускага кайтты. Ул мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда катнашты, илешлеләр белән ихлас аралашты.
-Гуманитар ярдәм даими килә. Барыгызга да рәхмәт. Бигрәк тә окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре кирәк, - ди “Гроза”. Сезнең ярдәм безнең өчен бик тә кадерле. Кирәк-яраклар, кием-салым, азык-төлек, тәм-томнар һәм хатлар - болар барысы да безнең өчен бик мөһим. Алар чыннан да күңелебезне җылыта. Бу махсус хәрби операциянең тагын күпме дәвам итәчәген әйтә алмыйм, тик бер нәрсәне төгәл беләм: без, һичшиксез, җиңәчәкбез, җиңү безнең якта булачак.
Кыю якташыбызның кыска вакытлы ялы төгәлләнеп, ул юлга кузгалды.
- Тиздән яңадан сугышка керәбез, - ди И.Харисов. - Барырга кирәк, анда минем егетләрем. Шулай ук дүрт аяклы хәрби дустым - песием “Патрон” да көтә.
Җиңүнең безнең якта булуына, һичшиксез, ышанабыз, чөнки СВОда Илдар Харисов кебек яугирләр хезмәт итә.
Хәрби бурычларын намус белән үтәгән каһарман якташыбыз белән чиксез горурланабыз. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән яугирләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
Хөрмәтле райондашлар!
Әгәр сез дә "Гроза" кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, түбәндәге адрес буенча яклаучылар сафына язылыгыз: Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34762) 5-13-26, 8(917)-760-07-09.
Лира ГӘРӘЕВА.