Ул Лаяшты авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, укуын Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәрчелек лицеенда дәвам итә. Газ белән эретеп ябыштыру белгечлеге буенча таныклыкка ия була. Арытаба хәрби хезмәткә чакыру ала һәм армия сафларына юллана. Ватан алдындагы бурычын Краснояр өлкәсенең Канск шәһәрендә үти. Шуннан соң «Үзәк МТС» җәмгыятенең Илеш филиалында «МакДон» үзйөрешле чапкычны хезмәтләндерә. Фронтка киткәнче Г.Гайнетдинов КФХсында механизатор булып тир түгә.
Украинадагы махсус хәрби операция башлангач мобилизация буенча барырга тиеш була, тик ни өчендер калдыралар. Моның өчен бәлки күпләр шатланыр иде, ләкин ул – түгел. Туган илне саклау – чын ир-егетләр эше дип саный яугир. Шулай күпмедер уйланып йөргәч, контракт төзеп, фронтка китәргә була. Дүртөйледәге хәрби комиссариатка барып, документлар тутыра башлагач, әни йөрәге улы белән нидер булуын сизенә һәм Азат СВОга китүе турында әйтми булдыра алмый. “Ярар улым, исән йөре, карар кылгансың инде”, - дип, ничек кенә авыр булмасын анага, аңлап, фатихасын бирә. 2023 елның апрелендә Даян Мурзин исемендәге башкорт батальонында хәрби хезмәткә юллана. “Әни-әтиемә мине көчле рухлы итеп тәрбияләүләренә бик рәхмәтле, аларның тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре миңа һәрчак ярдәм итә. Кызганычка каршы, әтием 8 ел элек мәрхүм булды”, - ди батыр солдат.
Алкинодан Самара өлкәсе Рощинскийда хәрби әзерлек үтәләр һәм августта махсус хәрби операция зонасына китәләр.
Әлбәттә, сугышта барысын да күрергә, кичерергә туры килә. Хәрбиләр арасында булган бердәмлек, үзара ярдәм итү бик мөһим. Егетләр белән бергәләп барлык кирәк шартларны булдырырга тырышалар. Башта «Вояж» “Тигр” машинасында батальон командирын йөртә. Әлеге вакытта эвакуация водителе булып хезмәт итә.
«Ватаныбызны нацизмнан сакларга тиешбез. Ул көрәшә, әмма без аны җиңүгә ирешәчәкбез. Хәрби комиссариатка барудан куркырга кирәкми, безгә үзебезнең рухны күрсәтеп, эшебезне ахыргача җиткерергә кирәк. Иң мөһиме – бердәм булырга. Без – Ватан балалары. Нинди генә хәлдә калсак та, үз туган илебезне сакларга, яратырга бурычлыбыз. Без дә сакламасак, без дә яратмасак, кем яратыр һәм саклар соң безнең Ватанны?! Сугыш яланында барыбыз да бер-беребезгә туган. Милләтең кем булуыңнан яки кайдан килүеңнән берни дә тормый. Без нәрсә өчен көрәшкәнебезне һәм алга куйган максатыбызны яхшы беләбез», – ди батыр якташыбыз.
СВОда күрсәткән батырлыгы өчен ул күптән түгел IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән.
Махсус операциядә катнашучыларның барысы да тизрәк исән-сау өйләренә кайтсыннар. Ни генә булса да, алар безнең яратуыбызны һәм аларга булган ышанычыбызны тоеп торсыннар: аларның көченә, ныклыгына ышанганлыгыбызны белсеннәр.
Хөрмәтле райондашлар!
Әгәр сез дә “Вояж” кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, түбәндәге адрес буенча яклаучылар сафына язылыгыз: Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34762) 5-13-26, 8 (917)-760-07-09.
Лира ГӘРӘЕВА.