Күптән түгел Русия телевидениесендә күрсәтелгән тапшырудан берничә минутлык өзек социаль челтәрләр һәм ватсап мессенджеры аша тиз арада таралды. Видеоязмада сүз райондашыбыз, пехота ефрейторы Денис Вениамин улы Айтиевның махсус хәрби операция барышында башкарган ялгыз операциясе турында бара. Әлеге сюжет район халкы арасында зур кызыксыну уятты, чөнки сүз абстракт герой турында түгел, ә үз җиребездә туып-үскән, һәркемгә таныш тормыш юлын үткән, безнең арадан чыккан, безнең юллардан йөргән, шул ук мәктәпләрдә укыган якташыбыз турында барды.
Тапшыруда бәян ителгәнчә, күзәтү бурычын үтәгән вакытта Денис Айтиев үзенең дошман терәк пунктына күренеп калуын сизми дә кала. Каршы як ату өчен уңайлы мизгелне көтеп, егетне кинәт көчле утка тота. Әмма хәрби хезмәттә чыныккан ефрейтор югалып калмый: яшен тизлеге белән ориентация ала, позициясен үзгәртә, җавап уты ача һәм граната кулланып, дошман ныгытмасын бастыра. Санаулы минутлар эчендә ут нокталары сүндерелә, дошманның каршылык күрсәтү мөмкинлеге какшый. Шул мизгелдән файдаланып, рядовой Айтиев берүзе дошман окобына бәреп керә. Нәтиҗәдә ВСУның өч сугышчысы юк ителә, тагын икесе әсирлеккә алына. Барлыгы 17 минут дәвам иткән әлеге операция дошманның терәк пунктын алу белән тәмамлана. Күрсәткән батырлыгы өчен Денис Айтиев Русия Федерациясе Президентының Рәхмәтебелән бүләкләнә һәм “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителә.
Денис Айтиев - махсус әзерлекле элита отрядлардан түгел, ә гади авыл мохитендә формалашкан хәрби. Ул 1997 елда Марин авылында Рая һәм Вениамин Айтиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Балачак еллары авыл хезмәте, җаваплылык һәм тәртип шартларында үтә. Андреевка урта мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Югары Яркәй һөнәри-техник училищесында автомеханик һөнәрен үзләштерә.
2016–2017 елларда ашыгыч хезмәт үтү аның тормышында мөһим этапка әйләнә. Мәктәп елларыннан ук хәрби һөнәргә тартылу аны 2021 елда контракт нигезендә Русия армиясенә китерә. Самара шәһәрендә хезмәт итеп, ул берничә тапкыр Украинага командировкаларга җибәрелә. 2024 елның гыйнварында исә үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына юллана.
Денисның әти-әниседә гади хезмәт кешеләре. Әнисе Рая төрле елларда экспедитор, товаровед, склад мөдире, сыер савучы булып эшләгән, әтисе Вениамин гомер буе шофер һөнәренә тугры кала. Айтиевлар гаиләсе язмышның авыр сынауларын да кичерә: олы уллары юл-транспорт һәлакәтендә вафат була. Кешелеклелек кыйммәтләрен тормыш девизы итеп алган, изге йөрәкле һәм киң күңелле пар 2014 елда туганнарының өч баласын үз гаиләләренә сыендырып, мәхәббәт һәм кайгырту белән тәрбияләп үстерәләр. Бүген бу балаларда үз тормыш юлларын табып, гаилә корып яши. Тату Айтиевлар гаиләсе Денисның исән-сау туган якка әйләнеп кайтуын көтә. 28 яшьлек гади авыл егетенең батырлыгы туганнары һәм якыннары күңелендә генә түгел, районда һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләрдә дә ихтирам һәм соклану уята. Тыныч тормышта күзгә ташланмый торган егетнең авыр мизгелдә ил өчен җаваплылык алуы авырлыкларалдында сыгылмаска, Ватанны яратырга һәм чын патриотизмның ни икәнен аңларга рухландыра.
Мондый вакыйгалар җәмгыятькә бер гади фикерне искәртә: батырлык еракта түгел, ул безнең арада. Нәкъ менә шундый шәхесләр җәмгыятьнең ныклы терәге булып торада инде. Дан сиңа, Герой Айтиев!
Хөрмәтле райондашлар!
Әгәр сез дә Денис кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, түбәндәге адрес буенча яклаучылар сафына язылыгыз: Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34762) 5-13-26, 8 (917)-760-07-09.
Лилия ЙОСЫПОВА.