Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
22 февраль , 12:00

Без һичшиксез җиңәчәкбез!

Безнең картәтиләребез Бөек Ватан сугышында Ватаннарын каһарманнарча яклап чыкты. Алар сугыш кырларында үз гомерләрен корбан иттеләр. Ә бүген аларның оныклары, горурлык һәм батырлык белән, Ватаныбызны нацистлардан саклыйлар. Алар арасында – безнең якташыбыз, Югары Яркәй егете, “Хан” позывнойлы яугиребез дә бар.

Без һичшиксез җиңәчәкбез!
Без һичшиксез җиңәчәкбез!

“Хан” Кызыл Байрак авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән кул арасына кереп, хезмәттә чыныгып үсә. Бер эштән дә куркып тормый. “Илеш РТП” җәмгыятенә эшкә урнаша. Анда ремонт бригадасын җитәкли, төрле объектларлар төзүдә катнаша.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, якташыбыз беренчеләрдән булып, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны якларга китә. Донецкий халык республика территориясендә беренче чирканчыкны ала. Анда каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Биредә бераз дәвалангач, шифаханәгә сәламәтлеген ныгытырга бармыйча, кабат иптәшләре янына, илебезне сакларга юллана. Алар батальоны һәрвакыт алгы сызыкта көрәшә.

– Безнең һәрберебез өчен махсус хәрби операциядә катнашу – горурлык, бу – намус. Без Ватанны яклыйбыз, ир-егетләр өчен бу иң мөһим бурыч. Мин ышанам, без һичшиксез җиңәчәкбез, өйгә җиңү белән кайтачакбыз. Без территорияләребезне нацистлардан азат итәчәкбез, – ди батыр солдат.

Аның әйтүенчә, Русиягә мәхәббәт кечкенәдән, үзенең туган ягына булган сөюдән башлана. Һәм үз авылыңны, Башкортстаныңны яратырга кирәк, чөнки моны аңа балачактан гаиләсендә өйрәткәннәр.

-Мин бүген яшь буынга мөрәҗәгать итәргә телим. Сез – Русиянең алтын фонды, сез илнең терәге, сез фашизмның явызлык икәнен белергә тиеш. Илебезне яратасыз, Ватаныбыз бер. Мәктәптә яхшы укыгыз, дус булыгыз, чөнки монда сугышчан кардәшлек башлана, һәм бөек Русия без туган кечкенә Ватаннан башлана. Ярдәмегез, хатларыгыз, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Һәр солдат күкрәк кесәсендә туган ягыннан килгән хатны йөртә, безнең өчен бу талисман, төбәгебезнең җылысын тоябыз. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый, моны кичерергә кирәк, – ди яугир. Һәм бу чын сугышчы, чын ир-егет сүзләре.

“Хан” үзе шундый тәрбия алган, һәм бүген ул балаларын үз иленең чын патриотлары итеп үстерә. Әгәр илгә куркыныч янаса, ир-ат аны якларга тиеш, дигән фикердә ул. Ул ышана: әгәр илгә куркыныч янаса, һәр ир-ат аны якларга баса. Балаларны мондый рухта тәрбияләсәк, безнең илне беркем дә җиңә алмаячак.

Сугыш… Анда ничек түзәргә мөмкин? Юк, мөгаен, түзәргә мөмкин түгел, әмма безнең егетләр геройларча сугышалар, чикләребезне саклыйлар, туган җиребездән дошманнарны ераклаштыралар. Алар өчен дә, “Хан” өчен дә иң мөһиме – анда нинди милләт егетләре сугышуы түгел, ә аларның бердәм хәрби бер туганлыкка берләшүләре, монда һәркем үзе өчен генә түгел, ә янәшәсендә, иңбашына иңбаш куеп баручы өчен дә җаваплы. Якташыбыз “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен”, М.Шәйморатов, “СВОда катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

– Монда милләтләр аеру юк, монда барысы да туганнар, – ди батыр илешле.

Кече лейтенант, взвод командиры “Хан” позывнойлы солдатыбыз, үзе белән бергә сугышкан һәркем өчен җаваплылык тоя. Яугирләребез өчен туган җирдә якыннарының көтеп торулары мөһим. “Хан” кыз һәм ул тәрбияли. Уйлавымча, әтиләренең батырлыгы – алар өчен иң яхшы үрнәк, зур горурлык.

Бүгенге көндә якташыбыз каты алышларның берсендә алган яралардан соң дәвалану курслары уза. Ватанның батыр сакчысы тиздән яңадан алгы сызыкка юл тотар.Без кыю сугышчыга сәламәтлек, уңышлар, җиңү белән тизрәк кайтуын телибез.

Дошманны җиңүгә ышаныч халкыбызны, яклаучыларыбызны берләштерә. Һәм без һичшиксез җиңәчәкбез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас