Маяк
+6 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
27 март , 10:30

БПЛА операторы – мөһим һәм нәтиҗәле һөнәр

Башкортстанда яңа гаскәрләргә БПЛА операторларын җыю дәвам итә.

БПЛА операторы – мөһим һәм нәтиҗәле һөнәр
БПЛА операторы – мөһим һәм нәтиҗәле һөнәр

IT-юнәлеш студентлары өчен - ул үз күнекмәләрен һәм талантларын күрсәтү мөмкинлеге. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Фәдис Солтанов белдерде.

- Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен без 18 яшьтән 35 яшькә кадәр егетләрне карыйбыз, бу нәкъ менә дрон операторлары, ә 35 яшьтән 45 яшькә кадәр - бу техник частька баручылар, тәэмин итү белән шөгыльләнүчеләр. Шулай ук, әлбәттә, сәламәтлек торышы буенча бездә сайлап алу бара, А һәм Б категорияләре - аз гына чикләүләр белән.

Монда кандидатларның статистик, абстракт һәм башка төрле фикерләүнең үсеш алган булуы бик мөһим. Шул уквакытта физик әзерлек дәрәҗәсе дрон операторында яхшы булырга тиеш, чөнки ул урман полосаларын, тау рельефларын уза ала, үзенә окоп казый белергә, зур булмаган блиндаж ясарга, боларның барысын да дошман күзеннән яшерергә тиеш.

Әгәр егетләр республиканың ерак муниципаль районнарында яшәсә, аларга хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда безнең сайлап алу пункты инструкторы бар, ул нинди таләпләр һәм өстенлекләр, нинди документлар кирәклеге турында сөйләячәк, - диде ул.

БПЛА гаскәрләренең өстенлекләре турында башбат.рф сайтында, шулай ук «Служба в беспилотных войсках Башкортостан» телеграмм-каналының чат-ботында белергә була.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында, 8-917-760-07-09, 122 телефоннары яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресы буенча алырга була.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас