Маяк
+6 °С
Облачно
80 лет Победы
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
11 Апреля , 06:00

Солдат анасы

Тәҗәй авылында игелекле гомер иткән Филира Васбирахман кызы Хәмидуллинаның улы махсус хәрби операциягә мобилизация буенча юллана. Инде дүрт елга якын Украина якларында хезмәт итә. Ананың һәр көне, һәр төне бер уйда - баласы исән генә кайтсын.

Солдат анасыСолдат анасы
Солдат анасы

Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган ул. Хөрмәтле ветеран Тәҗәй, Кужбахты мәктәпләрендә ничә буын кечкенә сабыйларга уку-язу серләрен төшендергән. Күп еллар Розалия Хафизова, Әлфия Нәбиева, Тәүсия Сәгабиева, Рима Сәгыйдуллина белән иңгә-иң терәп, мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән шәхесләр.

Гаиләсе ипле, тәртипле, Нәүфәл абый (мәрхүм) белән өч бала – ике кыз һәм ул үстергәннәр. Улы 2022 елда махсус хәрби операциягә юллана. «Урал» машинасын хезмәтләндерә, сугышка кирәкле бөтен материал, товарлар ташый. Тәүлек буе йокламый авыр шартларда меңнәрчә чакрымнар үтә. Күбрәк төнлә эшләргә туры килә хәрби водительләргә. “Кнут” позывнойлы авылдашыбыз үзен бик яхшы яктан күрсәтә, шул рәвешле, узган елда аңа “Изге Георгий” ордены тапшырыла. Моннан тыш, хәрби медальләргә лаек була, дивизия командирыннан Рәхмәт хаты алуга ирешә.

Тормыш иптәше Гөлназ белән һәрдаим бәйләнештә, ул балалар бакчасында эшли. Дүртөйледә йорт тергезә башлаганнар. Сугышлар тәмамлангач, тыныч тормышта башкарасы эшләре байтак аларның.

Хәрби анасы Филира Васбирахман кызы Тәҗәй авылының иң актив кешеләреннән. Китапханәдә, мәдәният йортында нинди чара булмасын,ул аның уртасында кайный, җырлары белән авылдашларын сөендерә. Кызлары Рита һәм Рифа өчен күңеле тыныч-кызлары үз урынын тапкан, Уфада гаиләләре белән матур тормыш көтәләр, дүрт оныгы үсеп килә, кода-кодагыйлары белән аралашып, бергәлектә яши.

Тормыш дәвам итә. Газиз улларын көткән аналарга сабырлык бирсен Ходай, дөньяларга иминлек килеп, балалар, ирегетләр исән–имин туган якларына әйләнеп кайтсын.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас