Маяк
+16 °С
Облачно
80 лет Победы
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
20 Апреля , 11:05

Спорт – көчлеләр өчен

Кул һәм аяк протезлары булган кешеләр Мәскәү өлкәсендә һәм яңа территорияләрдә «Кибатлетика белән спорт югарылыгына" проекты кысаларында ике атналык күчмә смена барышында комплекслы тернәкләндерү программасын узалар.

Спорт – көчлеләр өченСпорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен

Русия Дәүләт социаль университеты белән берлектә «Кибатлетика» берлеге тарафыннан эшләнгән Проект Президент грантлары конкурсы лауреаты булып тора һәм «Ватанны яклаучылар» дәүләт фонды тарафыннан хуплана.

Әлеге чарада республикадан махсус хәрби операциядә катнашкан өч ветеран  ике атналык комплекслы тернәкләндерү программасына юл тотты. Безнең районнан  батыр якташыбыз – Рубен Хәсәнов.

Сменада катнашучылар адаптив физик культура курслары узалар, бассейнда шөгыльләнәләр, психологик һәм социаль тернәкләндерү программасын үтәләр, яңа һөнәрләр белән танышалар, мәдәни-массакүләм чараларда катнашалар. Әзерлектә төп басым протезларны үзләштерүгә, аларны төрле тормыш ситуацияләрендә оста куллануга ясала.

Смена азагында, алынган күнекмәләрне аттестацияләү кебек, оештыручылар өч төр ярыш форматында ярышлар үткәрәләр: суда биремнәр, туплар белән уен алымнары һәм классик кибатлетика.биредә һәр катнашучыга трассаны үтәргә һәм тренажерларда протезлар ярдәмендә биремнәрне чиратлап үтәргә кирәк.

Әйтергә кирәк, кыю йөрәкле якташыбыз Рубен Флорид улы Мәскәү дәүләт университеты каршындагы хәрби кафедрада студентлар каршында чыгыш ясап, батырлык дәресе һәм иң мөһиме турында сөйләшү үткәрде.

Лира КӘБИРОВА.

Спорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен
Спорт – көчлеләр өчен
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас