

Пилотсыз системалар гаскәрләре – Русия армиясенең яңа элитасы. Ул кыска вакыт эчендә, юктан диярлек барлыкка килде. Бу бурычны Югары Башкомандующий куйды. Ил Башлыгы Владимир Путин әйткәнчә, дошман техникасының яртысы СВО барышында нәкъ менә пилотсыз очкычлар операторларының куллары һәм күзләре белән юк ителгән.
Техника һәм кораллану дәрәҗәсе нинди генә булмасын, теләсә нинди хәрби операциянең уңышы яугирләргә, аларның батырлыгына, һөнәри осталыгына бәйле. Бүген пилотсыз очу аппаратлары операторлары махсус хәрби операция зонасында һөҗүм бүлекчәләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Бу системаларны хәрбиләр үзләре “безнең күзләр” һәм югары төгәллектәге корал, ди. Бүгенге язмабыз якташыбыз, “Черный” позывнойлы БПЛА операторы турында.
“Черный” Югары Яркәй авылында туып-үсә. Гаиләдә беренче бала булганлыктан, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып, апайларын карашып үсә. Яшьтәшләре кебек компьютер уеннары белән мавыга, бигрәк тә төгәллек, тизлек һәм фикерләү таләп ителгәннәр ошый. Әммә егет буш вакытын клавиатура артында гына үткәрми, спорт белән дә шөгыльләнә.
Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт аграртехнология колледжында укуын дәвам итә. Биредә гомуми төзелеш эшләренең остасы белгечлеге буенча һөнәр ала.
2025 елның 14 июнендә ул армия сафларына юллана. Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьтә зенит ракета гаскәрләрендә водитель булып хезмәт итә башлый. Бераздан үз теләге белән Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Ни өчен мондый карарга килдегез дигән сорауга: «Беренчедән, Ватаныма хәвеф янаганда мин үземнең читтә кала алмавымны, анда булырга һәм туган илгә файда китерергә тиешлегемне аңладым. Башта бераз курку бар иде, ләкин бу - намус эше. Әниемә бераз вакыттан соң гына әйттем,», - дип җаваплады якташыбыз.
Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү нечкәлекләренә якташыбыз өч ай дәвамында Дондагы Ростовта укыган. Укыту теорияне дә, полигоннарда практик дәресләрне дә үз эченә алган. Арытаба кыю якташыбыз ике ай үз частендәге солдатларны БПЛА белән эш итәргә өйрәтә – инструктор була.
Аның сүзләренчә, БПЛА – заманча сугышның киләчәге. Оператор техниканы белергә, урында ориентлашырга һәм теләсә нинди шартларда эшли белергә тиеш, чөнки иптәшләренең хәвефсезлеге аның гамәлләренә бәйле.
«Черный» Запорожский юнәлешендә зенит-ракета полкында бүлекчә командиры, БПЛА операторы булып хезмәт итә.
- Без һавада даими күзәтү алып барабыз,сменалап эшлибез. Һәрвакыт эзләнүдәбез. Һәр очыш-зур җаваплылык. Безнең бурыч – хәрби, аны төгәл үтәргә кирәк. Һөҗүм итүче - FPV дроннарны юк итәргә кирәк безгә, - ди якташыбыз.
Батыр солдат гыйнвар аенда дошманнарның БПЛАларын ачыклау һәм юк итү бурычларын үтәгәндә, оста һәм профессиональ эш итү нәтиҗәсендә, каршы якның ике “Баба-Яга” гексакоптерлы БПЛАсын юк итә. Бүгенге көндә аның исәбендә дошманның 3 дроны юк ителгән.“Черный” “Сугышчан батырлыгы өчен” , “СВОда катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.
“Черный” сүзләренә караганда, аның өчен БПЛА белән идарә итү – ул хезмәт кенә түгел, ә штурм төркемнәрен алга җибәрүдә ярдәм, ди. Ул, армиянең «күзләре һәм колаклары» кебек, дошман позицияләре турында мәгълүматны таба һәм тапшыра, безнең штурмовиклар бу участокка кергәнче аларны юк итәргә мөмкинлек бирә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ассызыклаганча, хезмәт авырлыкларын җиңәргә һәм хәрби рухын сакларга аңа хезмәттәшләре һәм, әлбәттә инде, туганнарының – әнисе, энесе һәм сеңлесенең мәхәббәте һәм ярдәме булышлык итә.
Әйе, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү зур җаваплылык, мораль һәм физик яктан чыдам булуны таләп итә. Ватанга мәхәббәт - ул матур сүзләр генә түгел, бу әле гамәлләр дә.Хәрбине өендә газиз кешеләре, туганнары, дуслары сагынып көтә. Якташыбызга тизрәк Җиңү белән, исәнсау әйләнеп кайтуын телибез.
Әлеге вакытта Башкортстанда БПЛА гаскәрләренә контрактчылар җыю дәвам итә. Хезмәт белән кызыксынучылар 122 номерына шалтырата ала. Моннан тыш, Башкортстанда контракт буенча хезмәткә кагылышлы башбат.рф сайты яңартылды. Портал СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен БПЛА гаскәрләре өстенлекләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырылды. Шулай ук барлык сораулар буенча 8-917-760-07-09 телефоны яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресы буенча алырга була.
Лира ГӘРӘЕВА.