Маяк
+16 °С
Ясно
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
17 Мая , 09:10

Яугир үз эшен ачты

Махсус хәрби операциядән әйләнеп кайткан ветераннарга үз эшен ачуга аерым программалар исемлеге киңәя. Быел гыйнвардан социаль контракт дип аталган ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла башлады.

Яугир үз эшен ачтыЯугир үз эшен ачты
Яугир үз эшен ачты

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен “Агростартап” проектына аерым өстәмәләр кертелде. Демобилизацияләнгән яугирләр фермерлык белән шөгыльләнү өчен 3-7 миллион сумлык ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Эшкуарлыкка тотынырга форсат итмәгәннәр исә юнчеллектә үзләрен сынап карау һәм эшне башлау өчен социаль килешү нигезендә дәүләттән 350 мең сум алала. Моннан тыш, төрле юнәлешләр буенча белем камилләштерү, эшкуарлык серләренә өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Башкортстан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары буенча алдынгы төбәкләрнең берсе буларак бу тәңгәлдәге бар чараларга актив кушыла. Районнарда эшләп килгән социаль координаторлар бар төр ярдәм буенча яугирләрне һәм якыннарын озатып йөрүче ролен үти.

Безнең районнан Үрмәт авылында яшәүче СВО ветераны Илдар Мостафин үз эшен ачу өчен социаль контракт төзеп, тимердән эшләнгән әйберләр әзерләү буенча үз эшен ачып җибәрде.

Илдар Фәрит улы 1982 елда Үрмәт авылында туыпүсә. Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри лицейны уңышлы тәмамлый һәм авыл хуҗалыгы җитештерү мастеры һөнәрен ала. 2000-2002 елларда армиядә хезмәт итә. Хезмәтен Самара шәһәрендә үтә һәм инженер гаскәрләре бүлеге командиры була.

Армиядан соң хезмәт эшчәнлеген «Ленин» колхозында эретеп ябыштыручы булып башлый. Аннары тимердән әйберләр җитештерү буенча үз эшен ача. 2021 елдан Уфа шәһәренең «Урып-җыю буенча махсуслаштырылган автомобиль хуҗалыгы» МУПнда водитель булып эшли.

И.Ф. Мостафин 2023 елның 30 ноябрендә Ватан сагына басып, контракт төзи. Бу гамәл аның югары әхлакый сыйфатлары, гражданлык позициясе һәм үз илен яклау өчен үзен корбан итәргә әзер булуын күрсәтә.

45765 нче гаскәр часте штурм ротасының штурм взводының штурм отделениесе командиры вазифасында хезмәт иткән вакытта гвардия сержанты Илдар Мостафин үзен уңай яктан күрсәтә, куелган бурычларны батырларча үти. Авыр көнкүреш шартларында үзен каһарманнарча һәм лаеклы тота, авыр ситуацияләрдә ышанычлы һәм тәвәккәл эш итә, башка хәрбиләр өчен үрнәк була.

2024 елның 2 маенда якташыбыз яралана. Озак вакыт госпитальдә дәвалана. Сәламәтлеген ныгытканнан соң, 2024 елның октябреннән батальон юлламасы ярдәмчесе була һәм 2025 елның февраленнән сәламәтлеге буенча медицина комиссиясе тарафыннан комиссовать ителә. Якташыбыз сугышчан батырлыклары өчен Суворов медале белән бүләкләнә.

Илдар Мостафинга якыннары һәм яраткан эше гади тормышка кайтырга ярдәм итә. Ул алда әйтелгәнчә үз эшен ачып, тимергә җан өрә. Бүгенге көндә туган авылына үз хисабына “Мин яратам Үрмәтне” дип язылган стелланы урнаштыру белән мәшгуль.

Илдар Фәрит улы яудашлары белән дә даими бәйләнештә.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас