Маяк
+31 °С
Ясно
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
21 Мая , 06:00

БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?

Башкортстанда контракт буенча гаскәрләргә пилотсыз системалар операторларын җыю дәвам итә

БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?
БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?

Гаскәрләрнең яңа төрендә иреклеләр дистанцион идарә итүнең һәм мәгълүматларны анализлауның заманча технологияләрен үзләштерә, яңа пилотсыз платформаларны эшләүдә һәм тестлаштыруда катнаша, БПЛА программалаштыру, навигация һәм техник хезмәт күрсәтү буенча махсуслаштырылган белем алала.

- Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзегәндә яңа сайланган белгечлек буенча укыту мәҗбүри була: операторларны, инженер персоналын, очу аппаратларына хезмәт күрсәтү һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче техникларны. Моннан тыш, Башкортстан Республикасыннан контракт төзегәндә төбәк түләве кебек ярдәм чаралары гамәлдә, бүгенге көндә ул 1 миллион сум тәшкил итә. Оборона министрлыгыннан федераль түләү - 400 мең сум, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүчеләргә түләү 600 мең сум тәшкил итә. Гражданин контракт төзегәндә берьюлы 2 миллион сум күләмендә түләү алырга мөмкин, - диде Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнары хәрби комиссары Сергей Жувак.

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар 122 яки 8-917-760-07-09 телефоннары буенча шалтырата яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресына мөрәҗәгать итә ала.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас