Маяк
+20 °С
Облачно
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
23 Мая , 06:00

Гимназиядә “Герой партасы” ачылды

Герой партасын ачу – ул Туган ил өчен гомерен биргәннәрнең хәтерен мәңгеләштерү, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ихтирам уяту, рәхмәт белдерү, туганнарын һәм якыннарын игътибар һәм хәстәрлек белән уратып алу мөмкинлекләренең берсе.

Гимназиядә “Герой партасы” ачылдыГимназиядә “Герой партасы” ачылды
Гимназиядә “Герой партасы” ачылды

Югары Яркәйдәге беренче гимназия “Бердәм Русия” сәяси партиясенең әлеге максатта булдырылган проектына кушылып, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айдар Рәфис улы Тимерхановның якты истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан “Герой партасы” ачылды.

Ватанпәрвәрлек рухында уздырылган чарада каһарман яугирнең әнисе Гөлфинә Сәлимова, СВО ветераны Рубен Хәсәнов, беренче гимназия директоры Алмаз Ганиев укытучылар һәм укучылар катнашты.

Әйе, Туган ил үзенең батырларын онытмый. А.Тимерхановның да каһарманлыгы чиксез горурлык уята. Ул безнең заманның чын герое. Айдар1981 елның 23 октябрендә Югары Яркәй авылында туып-үскән. Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән соң укуын Башкорт дәүләт университетында дәвам итә. 2006-2007 елларда Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт уза. Армиядән соң читтән торып, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. Илнең төрле төбәкләрендә нефть-газ тармагының эре төзелеш объектларында хезмәт сала.

Батыр якташыбыз 2023 елда Ватаныбыз сагына баса. Контракт төзеп, үз теләге белән Украинадагы махсус хәрби операцияга юллана. 2024 елда яралана, госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач, тагы да алгы сызыкка юллана. Кызганычка каршы, 2024 елның 4 декабрендә хәрби антына тугры калып, батырларча һәлак була. Айдар үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

-Гимназиядә Айдар Тимерхановның якты истәлегенә “Герой партасы” ачабыз. Киләчәк буын каһарман егетебезне белеп, үзләре дә батыр булып үссен өчен булдырыла ул, - дип ассызыклады гимназия директоры Алмаз Ганиев.

СВО ветераны Рубен Хәсәнов үз чыгышында укучыларны спортны яратырга, яхшы укырга, тырыш булырга, илебезнең патриотлары булып үсәргә чакырды. Шулай ук яугирләрнең барысын да таныпбелү, аларны хөрмәтләү кирәклеген сызык өстенә алды.

Солдат анасы Гөлфинә Сәлимова чыгыш ясап, гимназиягә газиз улының хәрби фуражкаларын, үзе үлгәннән соң нәшер ителгән Айдарның “Последний взгляд, последние слова” китабын, фотоларын, аның турында чыккан гәзит-журналларны тапшырды.

Чарада Айдар Тимерханов иҗат иткән шигырьләрне укучылар сәнгатьле сөйләде.

Батыр якташларыбызның хәтерен мәңгеләштерү – Ватанны саклаучылар алдындагы изге бурычыбыз. Безнең иминлегебез, бәхетле киләчәгебез өчен гомерен аямаган каһарман яугир Айдар Тимерханов турындагы якты истәлек авылдашлары, райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас