Маяк
+19 °С
Облачно
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
28 Мая , 05:50

БПЛА операторлары Уфада укулар узачак

Башкортстанда контрактчыларны пилотсыз гаскәрләргә кабул итү дәвам итә. Яңа хәрби бүлекчәләр сафына керүчеләр Уфада укыту узачак. "Башкортостан" мотоукчылар полкы командиры урынбасары Мәҗит Байдәүләтов билгеләп үткәнчә, техник яктан тыш, гомумхәрби әзерлек тә мөһим.

БПЛА операторлары Уфада укулар узачакБПЛА операторлары Уфада укулар узачак
БПЛА операторлары Уфада укулар узачак

"Операторларның үзләренә яшеренү, элемтә урнаштыру бик мөһим. Хәрби дрон операторы эш урынын әзерләгәннән соң гына исәп-хисап биремнәрне үтәүгә керешә ала. Гаскәрләрнең яңа төре БПЛА белән идарә итү һәм хезмәт күрсәтүне генә үз эченә алмавын билгеләп үтәм. Пилотсыз системалар һавада, җирдә, су өстендә һәм су астында системаларны күздә тота. Безнең бүлекчәдә хәзер яңа техника – МТК (җир өсте робототехник комплекслары) сафка бастырылды. Алар алгы сызыкка азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары китерү өчен кулланыла, - диде Мәҗит Бәйдәүләтов.

Исегезгә төшерәбез, БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар 122 яки 8-917-760-07-09 телефоннары буенча шалтырата яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук БПЛА гаскәрләренең өстенлекләре турында мәгълүматны башбат.рф сайтында алырга мөмкин.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас