Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
29 июль 2019, 18:17

Судьяны урынына утыртканнар

Кубань шәһәрендәге судья авыр чирле кешене кулга алырга боерганы өчен вәкаләтләреннән һәм җиденче квалификация классыннан мәхрүм ителгән.

Кубань шәһәрендәге судья авыр чирле кешене кулга алырга боерганы өчен вәкаләтләреннән һәм җиденче квалификация классыннан мәхрүм ителгән.
Краснодар крае судьяларының квалификация комиссиясенә берничә тапкыр судья Наталья Калитага карата шикаятьләр килгән. Февраль аенда ул яманшешнең соңгы стадиясе белән йөри алмаслык хәлдә ятып кына торган район хакимияте башлыгы Владимир Рудникны чираттагы суд утырышына мәҗбүри китерттерә һәм кулга алырга боера.
Суд залыннан хөкем ителүчене ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Бер айдан ул якты дөнья белән хушлаша. Хакимият башлыгы үлгәннән соң судья аның гаепле булуы турында хөкем карары чыгара.
Мәрхүмнең туганнары судьяның гамәлләренә шикаять белдереп мөрәҗәгать итә һәм коллегия аны нигезле дип таба.
Судья Калитаның бу беренче генә тапкыр җәнҗалга эләгүе түгел икән. 2017 елның март аенда судьяны дисциплинар җаваплылыкка тарттырган булганнар. 2018 елда бер суд процессында катнашучы адвокат судья тарафыннан басым булуына шикаять белдереп гариза яза. Судьялар коллегиясе аның вәкаләтләрен туктату турында карар чыгара. Әмма Югары суд бу карарны гамәлдән чыгара.
Краснодар крае буенча ФСБ начальнигының урынбасарыннан да судьяның үзен тәртипсез тотуы, ямьсез кылануы турында шикаять килгән.
Әмма, күрәсең, судья ханым бөтенләй җир белән күкнең кайдалыгын сизми башлаган...
Менә кемнәр хәл итеп утыра кеше язмышларын!
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: