Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
30 июль 2019, 18:30

Судта гына күрешергә насыйп булачак

Уфа шәһәрендә наркотик сатуда гаепләнеп ирле-хатынлы пар кулга алынган.

Уфа шәһәрендә наркотик сатуда гаепләнеп ирле-хатынлы пар кулга алынган. Алар наркотикларны... үзләре йоклый торган диван астында саклаган.
Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә хезмәткәрләре 4 кг наркотик тапкан. 37 һәм 34 яшьлек ир белән хатын берничә ай интернет челтәре аша синтетик наркотик сату белән шөгыльләнгән.
Алар 5 ел элек өйләнешкәннәр һәм беркайда да эшләмәгән. Хәзер аларга бары тик суд утырышларында гына күрешергә туры киләчәк.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: