Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
2 август 2019, 13:00

Казанда теракт әзерләүдә шикләнелүче ир-атны кулга алдылар

Өч бала атасы, 41 яшьлек Руслан Шамшутдинов, 29 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторына озатылган.

Казанның Вахитов районы суды Татарстанда теракт әзерләүдә шикләнелүче ислам дәүләте* тарафдарын кулга алган. Кичә тоткарланган ике кешенең берсе, 41 яшьлек Руслан Шамшутдинов, 29 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторына озатылган.
Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ислам дәүләтенең* ике тарафдары инфраструктура объектларының берсендә әзерләгән терактны булдырмый калган. Моннан тыш, алар биредә яшәүчеләрне террорчылык структураларына җәлеп итү һәм террорчылыкны пропагандалау белән шөгыльләнгән.
Тоткарланучыларда кулдан ясалган бомбаларның компонентлары һәм шартлаткыч матдәләр табылган.
Судка билгеле булганча, Руслан Шамшутдиновның өч баласы бар. Аңа хәзер 15 елга иректән мәхрүм ителү яный.
Татарстанда теракт әзерләүдә шикләнелүчеләрнең икесе дә (Илшат Зәйнагетдинов белән Руслан Шамшутдинов) Түбән Камада «Яндекс.Такси»да эшләгән.
*Ислам дәүләте (ИГ) – РФ территориясендә тыелган террорчылык оешмасы.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Кривопатре. 
Читайте нас: