Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
8 август 2019, 21:00

Чаллы шәһәрендә 23 мәртәбә пычак белән кадап үтергән кешене эзлиләр

Чаллы шәһәрендә кичә котычкыч җинаять кылынган.

Фатирында 23 пычак ярасы алган  66 яшьлек хатынның мәете табылган. Аның кычкырган тавышына күршеләре килеп җиткәнче җинаятче  качып өлгергән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте Татар-информ.
«Җәсәдне күршеләр тапкан, алар аның кычкырган тавышын ишетеп, нәрсә булганын белергә кергән. Алар пәйда булган вакытта хатын-кыз инде үлгән, ә үтерүче качкан», - дип сөйләде Шептицкий.
Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр дәлилләрне өйрәнә һәм җинаятьченең шәхесен билгели.
Чыганак: матбугат ру
Фото: jw-ru.blogspot.com
Читайте нас: