Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
14 август 2019, 12:03

Аягында – алтын тулы кроссовкалар

Чита таможнясыннан хүбәр итүләренчә, таможня хезмәткәрләре Кытай чиген алтын тулы кроссовкиларда үтеп чыгарга тырышкан русияле ханымны кулга алганнар.

Чита таможнясыннан хүбәр итүләренчә, таможня хезмәткәрләре Кытай чиген алтын тулы кроссовкиларда үтеп чыгарга тырышкан русияле ханымны кулга алганнар. Ханым үзен бик шикле тоткан, шуңа да игътибарны җәлеп иткән.

Туристканың алтыннарын стационар тимер эзләүче җайланма ярдәмендә тапканнар. Тикшерә башлагач, ханым үз теләге белән гомум авырлыгы 1 870,27 грамм булган ун слиток алтынны чыгарып биргән. Алар кроссовкиның стелькалары астына яшерелгән була.

Алтыннарны 4 миллион сумга бәяләгәннәр. Турист хатын исә үзе бу байлыкны аңа туганнарыннан калды дип белдергән.
Читайте нас: