Маяк
+8 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
15 август 2019, 13:15

Ана кеше ике баласын буып үтергән

Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде.

Елена Кәримова автомобилендә ике баласын буып үтереп, азактан җинаятен яшерергә теләп, аларны ташландык бер яшелчә саклау складына алып барып ут төртә.

Хатынкай башта җинаять кылуын таный, аннан ике әзербайҗан үтерде дип күрсәтмә бирә башлаган. Әмма аның бу күрсәтмәләрен бик күп дәлилләр белән кире какканнар. Видеоязмалар күрсәтүенчә, хатын балалары белән машинада үзе генә була.

Ана кеше балаларыма лаеклы тәрбия бирергә акчам булмаганга аларны үтерергә булдым, дип аңлата үзенең бу вәхшилеген. Ул, шуңа карамастан, ай саен 40 мең сумга автомобиль арендалаган.

Кәримованы суд гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Читайте нас: