Маяк
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
16 август 2019, 14:42

Гражданнар иминлеге берене урында

Муниципаль район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, структур бүлекләр вәкилләре катнашты.

Муниципаль район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, структур бүлекләр вәкилләре катнашты.
Утырышта Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл биләмәләренә депутатлар сайлауларны әзерләү һәм үткәрү барышы; «Белем көне»нә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар әзерләү, шулай ук белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы якланганлыгы дәрәҗәсен арттыру; «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне»нә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү кебек сораулар каралды.
Беренче көн тәртибе буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вадим Фәткелбаянов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Марат Зарипов чыгыш ясады. Алар социаль, милли, дини нәфрәт һәм дошманлык уятучы, конституцияле стройны көчсезлеккә өндәүче сайлау законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлтелгән чаралар үткәрүне дәвам итәргә, сайлауларга әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык һәм экстремистлык акцияләрен кылуны планлаштыручы оешмалар һәм конкрет шәхесләр турында раслый торган мәгълүмат алуга юнәлтелгән оператив-эзләү эшчәнлеген активлаштырырга; сайлау участокларының сайлауларга әзерлеген һәрьяклап тикшерергә; сайлау участокларында видеокүзәтү системаларының эшләвен тиешле контрольдә тотуны тәэмин итү һ.б. турында бәян итте.
«Мәгариф Идарәсе» МКУ начальнигы Гөлнара Кашапова террорчылыкка каршы эшчәнлекне камилләштерү максатларында мәгариф объектларын саклауны гамәлгә ашыручы җитәкчелеккә, персоналга һәм хезмәткәрләргә инструктажлар оештырырга; объектларны, белем бирү өлкәсен, шулай ук алар янәшәсендәге территорияләрне инженер-техник һәм террорчылыкка каршы якланганлык таләпләрен үтәү буенча комиссия тикшерүләре үткәрергә; белем бирү объектларының хәвефсез су эчә торган һәм азык-төлек режимын тәэмин итүгә, җылылык, газ, су үткәргеч һәм канализация коммуникацияләренең торышына контрольне оештырырга; яңа уку елы алдыннан имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балаларны ачыклау буенча чаралар үткәрү һ.б. мәсьәләләргә кагылды.
Утырышта каралган тагы бер мәсьәлә - район территориясендә «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне»нә әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планын раслау турында; интернет челтәрендә тыелган мәгълүматны ачыклау һәм таратуны булдырмау буенча эшне активлаштырырга һ.б. сорауларга муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов ачыклык кертте.
Утырышны комиссия рәисе Илдар Мостафин алып барды. Каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Читайте нас: