Маяк
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
19 август 2019, 23:00

Дүрт айлык кызын тәрәзәдән ташлаган

Бичара баланың мәетен 15 августта иртән тулай торак янында тапканнар.

44 яшьлек ир исерек булган дип фаразлыйлар. Ул кызы артыннан бер яшьлек улын да ташларга теләгән, ләкин хатыны баланы коткарып кала алган. Красноярскта яшәүче бу имин булмаган гаилә яшәгән бүлмәдән күршеләре гел тавыш, елаш-талаш тавышлары ишетүен сөйләгән. Бер ел элек опека органнары алардан күкрәк балаларын тартып алган, ләкин бераз вакыттан нишләптер кире кайтарган.
Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Дөньяга туган һәр сабыйның яшәргә хакы бар. Дөньяны күрергә өлгермәгән сабыйның гомерен үзенең атасы өзүе – кансыз җинаять. Кызганычка каршы, ата-анасы тарафыннан җәберләнгән балалар хакында еш ишетелеп тора. Мондый хәлләрне кисәтергә тырышсак, сабыйларга хәвеф янаган гаиләләр хакында тиешле органнарга хәбәр итсәк иде. Фаҗигаләрне булдырмыйк, гөнаһсыз балалар язмышына битараф булмыйк!
Чыганак: Матбугат.ру 
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: