12 гыйнварда Русия Федерациясе прокуратурасы органнары оештырылуга 297 ел тула. Шушы дата алдыннан район прокуроры Салават Камил улы Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.
-Салават Камилович, һөнәри дата уңаеннан илеш районы прокуратурасының узган елда башкарылган эшләре турында сөйләп үтсәгез иде?
-Иртәгә Русия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Бу узган елга йомгак ясауга бер сә-бәп. Район прокуратурасының эше һәрвакыт гражданнарның хокукларын, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән һәм «Русия Федерациясе прокуратурасы турында»гы закон нигезендә, закон чыгару һәм башкарма власть һәм барлык хокук саклау органнары белән тыгыз мөнәсәбәттә төзелә. Прокуратураның узган 2018 елгы эш нәтиҗәләре анализы Илеш районында закончалык торышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек өлкәсендә узган елда хезмәт, торак һәм миграция законнарын үтәү, инвалидлар, ветераннар, балигъ булмаганнар хокукларын яклау мәсьәләләре өстенлекле булып калды.
Бу өлкәдә бер ел эчендә барлыгы 900 дән артык закон бозу очрагы ачыкланды. Судларга 9273 мең сумлык 500 дәгъва җибәрелде. Аларның күбесе хезмәт хакы алмаган хезмәткәрләр мәнфәгатьләрендә белдерелде. Шулай итеп, район оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычлар юллап алынды, аны түләмәгән 7 шәхес административ җаваплылыкка, вазифалы 8 шәхес дисциплинар тәртиптә җәзага тарттырылды, 1 җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү барышында XXII партсьезд ис. кооперативның элекке рәисе Р.Таҗетдинов өч айдан артык хезмәт хакы, шулай ук ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәве, шул ук вакытта кооператив хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 1миллион 996 мең сум тәшкил итүе ачыкланды. Р.Таҗетдиновка карата РФ ҖК 145.1 ст.1 өлеше, РФ ҖК 145.1 ст. 2 өлеше, 160 ст. 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылып, тикшерү үткәрелә.
-Соңгы елларда Русиядә коррупциягә каршы көрәш буенча эш активлаштырылды. Безнең районда бу өлкәдә эшләр ничек тора?
-Чыннан да, коррупция иң мөһим проблемаларның берсе булып кала. Югарыда исемләнгән Р.Таҗетдинов, рәис буларак, кооперативның законлы мәнфәгатьләренә карамастан, үзе һәм якыннары өчен файда күрү максатында үз вәкаләтләрен файдаланган. Әйтик, ул оешма белән транспорт чараларын арендалау килешүләре төзегәндә, алар буенча үзенә 560 мең сумлык аренда хакын исәпләгән. Моннан тыш, башка оешмадан ит продукциясе белән тәэмин итү исәбенә акча алган, шул рәвешле, әлеге акчалар оешма кассасына кермәгән. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә кооперативта хезмәт хакы, шулай ук салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча шундый зур бурыч барлыкка килгән.
Гомумән, узган ел прокуратура тарафыннан 53 коррупцион хокук бозу ачылып, прокурорлар таләбе буенча 10 вазифалы шәхес - дисциплинар җаваплылыкка, 2 шәхес административ тәртиптә җәзага тарттырылды.
Моннан тыш, агымдагы елда судка Андреевка һәм Аккүз авыл советы авыл биләмәләренең элекке башлыкларына карата 2 җинаять эше җибәрелде. Алар Андреевка һәм Аккүз авылларында 7 гражданның җиргә хокукы турында хуҗалык китапларыннан өземтәгә ялган мәгълүматлар керткән.
Шул рәвешле, гражданнар законсыз рәвештә үз милкенә җир биләмәләрен рәсмиләштергән.
-Прокурор күзәтчелегенең башка өлкәләрендә законлылык торышы турында әйтеп үтсәгез иде?
-Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын саклау белән бәйле хәл игътибарга лаек.
Күзәтчелек чаралары гражданнарны тиешенчә дару белән тәэмин итмәү фактларын ачыклады.
Тикшерүләр барышында «Үтемле мохит» программасы рамкаларында район балалар иҗат үзәгенә бүлеп бирелгән бюджет акчалары исәбенә учреждение бинасындагы бүлмәләрне капиталь ремонтлау эшләре түләнгән. Прокурор катнашлыгыннан соң гына биредә ул тулы күләмдә башкарылды.
-Районда законсыз миграциягә каршы тору өлкәсендә законлылыкның торышы турында аерым тукталып үтәсе килә.
-Соңгы вакытта дәүләт тырышлыгы законсыз миграциягә каршы торуның нәтиҗәле механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән. Күрелгән чараларга карамастан, бу өлкәдә прокурорлар тарафыннан ачыкланган закон бозу очраклары шактый. 2018 елда прокурор тикшерүләре материаллары буенча чит ил гражданнарын торак биналарда фиктив теркәү өчен 1 җинаять эше кузгатылган.
Бер генә һөнәри бәйрәм дә озак елларын мактаулы һәм җаваплы хезмәткә биргән прокуратура органнары хезмәткәрләренә карата игътибарсыз үтми. Ветераннарыбыз Рәфис Нәбиевны, Радик Мәсәлимовны ихлас күңелдән котлыйбыз, аларга озын гомер, сәламәтлек, якыннары тарафыннан игътибар телибез. Шулай ук бу көнне прокуратура органнарында озак еллар хезмәт иткән, якты истәлекләр калдырган мәрхүм Фәнислам Шәйдуллинны да искә алып үтәсе килә. Аларның һәрбарчасына хезмәтләре өчен зур рәхмәт -әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә һәм коллективка уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
әңгәмәдәш - Гүзәл Фәтхуллина.